Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Роберт Миңнуллин: "Дәүләт балаларыбызны татарча укытырга теләми икән, ул чагында сезне татарчага минем оныгым өйрәтәчәк!" /ВИДЕО/

Шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмның актив кулланучысы, блогер дисәк тә була. Ярты ел эчендә 5 мең язылучы җыйды. Биредә ул укучылар белән үзенең уй-фикерләре, иҗат җимешләре, истәлекләре белән уртак...

Шагыйрь Роберт Миңнуллин инстаграмның актив кулланучысы, блогер дисәк тә була. Ярты ел эчендә 5 мең язылучы җыйды. Биредә ул укучылар белән үзенең уй-фикерләре, иҗат җимешләре, истәлекләре белән уртаклаша.

8 яшьлек оныгы Сафия Сабирова (кызының кызы) турында да еш яза. Мәктәпләрдә татар телен укыту буенча каршылыклар башлангач, Роберт ага Сафия белән видеолар урнаштырырга кереште. Шагыйрь оныгы инстаграмчыларга татар теле дәресләрен өйрәтә. "Әгәр дә дәүләт балаларыбызны татарча укытырга теләми икән, ул чагында сезне татарчага минем оныгым өйрәтәчәк инде", - ди Роберт ага.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев