Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Роберт Миңнуллинны искә алып

1 август көнне  Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Роберт Миңнуллин тууына 75 ел уңаеннан, шагыйрьне искә алу чарасы узды.

1 август көнне  Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Роберт Миңнуллин тууына 75 ел уңаеннан, шагыйрьне искә алу чарасы узды.  

Иҗади очрашуда җәмәгатьчелек вәкилләре, әдәбият һәм мәдәният эшлеклеләре, шагыйрьнең туганнары, дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. Әлеге күркәм чара вакытында Роберт Миңнуллин белән бәйле истәлекләр, хәтирәләр белән бүлештеләр.

«Мин әтинең һәр туган көнен, юбилеен хәтерлим. 8 яшемдә «Әйлән-бәйлән»не чыгып җырлаган идем, аннары үскәч бер туган көнендә биедем дә. Ә инде бергә үткәргән соңгы 70 яшьлек юбилеенда  бераз кыенсындым, сәхнәдә чыгыш ясарга  батырчылык итмәдем.  Әлеге 75 яшьлек юбилее минем өчен бәйрәм түгел... Чөнки ул әтисез... Үземне кая куерга белми торганрак чак... Ләкин шулай да, безнең әтиебезне зурлап, искә алып  күп җирләрдә  төрле чаралар үтә, бу бик шатландыра. Исән вакытта кешене болай да хөрмәтлиләр, ә арабыздан киткәч ул кеше онытыла... Аллаһка шөкер безнең әти ул – шигырьләрдә, китапларда яши.  Әлеге шигырьләр балалар теле белән сөйләшә. Роберт Миңнуллинны зурлаганыгыз өчен рәхмәт сезгә!» - диде Роберт Миңнуллиның кызы Таңсылу Сабирова.

«Сабантуй» журналы баш мөхәррире Фәйзуллина Зилә Зиннур кызы «Сабантуй» журналы редакциясе 2023 елның 10 июленнән 10 августка кадәр #Миңнуллинукыйм дип аталган флешмоб башлавын һәм 14 август көнне флешмобта җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы булачагын хәбәр итте.

«Милләтебезнең ничәмә-ничә буын балалары Роберт абый Миңнуллин шигырьләрендә тәрбияләнә, аңа ошарга тырышып каләм чарлый, иҗат итә. Бүгенге көндә дә үсеп килүче буын аның мирасын – шигырьләрен яратып укый.  #Миңнуллинукыйм дип исемләнгән флешмобта 150 дән артык укучы катнашты. 14 август көнне җиңүчеләрне бүләклиячәкбез. Тагын бер яңалыгыбыз белән уртаклашасым килә. «Сабантуй» журналының август санын махсус Роберт Миңнуллинга багышладык. Әлеге санда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин.  Басма фотолар һәм уеннар белән баетылды. Укучыларыбызга да журнал ошар дип өметләнәбез» – диде Зилә Фәйзуллина.

Әдипнең юбилена багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмый. Төрле конференцияләр, концерт-чаралар, конкурслар үткәреләчәк. Димәк, Роберт Миңнуллин  иҗаты бүген дә яши.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев