Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов мәктәптә әйбәт укыганмы?

Зөфәр Сафин беренчедән сигезенчегә кадәр Лесхоз мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов белән бергә белем ала. Татар теле һәм әдәбияттан 4-8нче сыйныфларда аларны Бәнәнә апа Садыйкова укыта. Лесхозда ул вакытта...

Зөфәр Сафин беренчедән сигезенчегә кадәр Лесхоз мәктәбендә Рөстәм Миңнеханов белән бергә белем ала. Татар теле һәм әдәбияттан 4-8нче сыйныфларда аларны Бәнәнә апа Садыйкова укыта. Лесхозда ул вакытта да татар теле һәм әдәбияттан кала барлык фәннәр дә урысча була. 
– Миңнеханов татар телен һәм әдәбиятын ничегрәк укыды? Әйбәт белә идеме?
– Бөтен фәннәрдән уртача укый иде ул. Әйбәт укый иде. Бик алда да түгел, артта да түгел, ә «средний хорошист». Ул төгәл фәннәрне ярата һәм спорт белән шөгыльләнә иде. Мәктәпкә кышын чаңгыда, җәен велосипедта килә иде. Сигезне бетергәч ул Сабада укыды.
– Президент булгач Миңнеханов белән очрашканыгыз бармы?
– Очрашып торабыз. Сыйныф белән бергәләп очрашкан булмаса да, Лесхоз зиратына әтисе каберенә кайта ул. Бергәләп барып шунда догалар кылабыз.
– Үзара татарча сөйләшә торгансыздыр инде?
– Әлхәмдулиллаһ, татарча сөйләшәбез. Пәйгамбәребезнең ике бер үк милләт кешесе бер-берсе белән чит телдә сөйләшсә, алар пәйгамбәребез турында гайбәт сөйләгән булырлар дигән хәдисе дә бар. Бу – бик зур хәдис. Пәйгамбәребез безнең телебез, милләтебез югалмасын өчен кайгырган. Гарәпчә генә булсын димәгән бит, һәрбер милләт өчен кайгырган ул. Кыямәт көнен онытмагыз, үз телегездә җавап бирәчәксез, дигән. Балаларыгызга үз телегезне өйрәтмәсәгез, бүтән телдә сөйләшсәгез, аларга дуңгыз ите ашаткан гөнаһны алырсыз, дип тә әйткән. Тел бетсә – милләт бетте дигән сүз. Телне саклау – безгә фарыз.
– Соңгы вакытта күп кенә татар мәктәпләре ябыла, Бердәм дәүләт имтиханын урысча гына бирәсе булганга ата-аналар теләге дип бөтен фәннәрне урысча укыта башладылар. Әлегеләр татар теленең югалуына китермәсме? Ничек уйлыйсыз?
– Бу безнең элеккедән калган басынкылык, куркаклык дип әйтимме инде. Үзебез балаларның киләчәге турында уйлыйбыз, ә үзебезнең киләчәгебез үзебезнең кулыбызда бит. Татар теленә «кухня теле» дип кенә карау ярамый. Өйдә яхшы сөйләшеп үстерсәң, аннары татарча укый белмәс, татарча имтихан бирә алмас дип куркырга кирәкми. БДИны татарча бирү дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелер дип уйлыйм. Үзебездән башлау кирәк.
– Татар мәктәпләренең барсында да төгәл фәннәр урысча, ә һуманиатр фәннәрне татарча укытуга ничек карыйсыз? Бу яхшырак булмасмы?
– Нишләп булмасын? Булыр! Элек укытканнар бит. Кайбер балалар чит булган урыс телендә аңлап та бетерә алмый. Авыр бирелә. Үзеңнең телең ачылган ана телендә уку күбрәк аңлашылачак. Күп балалар бер җөмләне аңламый кала. Берсен аңламаса икенчесе шуңа ялганып китә. Киләчәктә үз ана телеңдә белем бирүне мин дөрес булачак дип уйлыйм.
 
Чыганак: "Азатлык" радиосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев