Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рус теле буенча III халыкара олимпиадада Актанышның укучылары җиңде

Күптән түгел Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теленнән III халыкара олимпиада уздырылды.Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.Россиядә бу төр олимпиада беренче...

Күптән түгел Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус теленнән III халыкара олимпиада уздырылды.Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
Россиядә бу төр олимпиада беренче мәртәбә 2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелгән иде. Бәйге рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан оештырыла. Анда Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә яшәүче, быел 8 нче һәм 10 нчы сыйныфларны тәмамлаган укучылар катнаша.
Рус теленнән халыкара олимпиада 2 турда үткәрелде. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында уздырылды. Бәйгенең бу өлешендә 3,5 меңләп укучы катнашты. Икенче турга үткән 200 ләп укучы Казандагы көч сынашты. Алар арасында Россиянең Татарстан, Башкортстан, Мордовия, Саха (Якутия) республикаларыннан, Пермь краеннан, Самара, Омск, Түбән Новгород, Свердловск, Пенза, Оренбург өлкәләреннән, Казакъстан, Үзбәкстан һ.б. чит илләрдән укучылар бар иде. Татарстаннан читтәге төбәкләрдән килүчеләрнең күпчелеге татар милләтеннән.
Актаныш – бу олимпиадада иң актив катнашкан районннарының берсе. Бәйгедә җиңүче һәм призер дип табылган 68 укучының 13 е -  Актаныштан. Районның мәгариф идарәсе методисты Луиза Рәүфова “Татар-Информ” МА хәбәрчесенә белдергәнчә, бәйгедә Актанышның 3 мәктәбендә белем алучы 16 бала катнашкан, шуларның икесе җиңүче дип табылган, 11 е призер дип табылган.  Районда яшәүче халыкның 98 процентын татарлар тәшкил итә.
“Гомумән, безнең район укучылары фән олимпиаларында актив катнаша. Рус теле буенча республика, бөтенроссия олимпиадаларында да призлы урыннарыбыз байтак булды. Нигездә, район үзәгендәге мәктәпләрдә белем алучылар җиңә”, – дип билгеләп үтте Луиза Рәүфова. Аның сүзләренчә, Актаныш укучылары халыкара олимпиаданың беренчесендә дә югары нәтиҗәләргә ирешкән. Шуңа күрә районның мәгариф идарәсе олимпиаданың дистанцион рәвештә уздырылган өлешендә 8нче, 10нчы сыйныф укучыларының барысын да диярлек катнаштыруны мәҗбүри итеп куйган.
Олимпиадада Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының рус теле укытучысы Энҗе Шәгъзамованың да 3 укучысы катнашып, призлы урынга лаек булган.
“Бәйгедә рус теленнән республика, илкүләм олимпиадага йөрүчеләр генә түгел, теләге булган һәркем белемнәрен сынап карый алды. Шуңа аның дистанцион этабында катнашуга укучыларны күпләп җәлеп иттек. Йомгаклау өлешенә үткәннәр белән олимпиадага аерым әзерләдек. База белемнәре булгач, бәйге аларга әллә ни авыр бирелмәде. Шулай да, ныграк тырышкан булсалар, җиңә дә алалар иде. Әмма җәй җиткәнлектән, укучыларның өстәмә укып утыру теләге әллә ни зур булмады ”, – диде ул.
Энҗе Шәгъзамова фикеренчә, татар мәктәпләрен тәмамлаучыларның рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начар якка аерылып тормый.
“Безнең гимназиядә БДИга әзерлек уку елы башыннан ук башлана. Дәрестән соң калып өстәмә әзерләнәбез. Айга 2 тапкыр сынау имтиханнары тапшырып карыйбыз. Шуңа 11нче сыйныфны тәмамлаучылар рус теленнән бердәм дәүләт имтиханынана куркып түгел, ә үз-үзләренә ышаныч хисе белән керә”, – дип билгеләп үтте укытучы.
Халыкара олимпиада нәтиҗәләре буенча 8 нче сыйныфлар арасында Түбән Новгород өлкәсе Красногорск урта мәктәбе укучысы Альбина Атауллина, Актанышның 2 нче урта мәктәбе укучысы Гүзәл Габидуллина һәм Саба районы Олы Кибәче урта мәктәбе укучысы Гөлназ Шакирова җиңүчеләр дип табылган. 10нчы сыйныфлар арасында Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәрипкол урта мәктәбе укучысы Элиза Гайнуллина, ТРның Актаныштагы 2нче урта мәктәбе укучысы Юлия Авзалова, Арча районы Ашытбаш урта мәктәбе укучысы Гөлинә Сәлимҗанова җиңгән.
“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев