Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» «милли сәяхәткә» чакыра

«Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый.

«Сабантуй» журналы 2021 елны яңа сәхифәләр белән каршылый. Татарстанда игълан ителгән «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге» елында журнал укучыларын үзенчәлекле сәфәр көтә. Һәр санда төрле халыкларда «кунак» булып, гореф-гадәтләре белән танышып, кызыклы бәйгедә катнашырга мөмкин. Җиңүчегә бүләккә – Мәскәүгә сәяхәт! Гыйнвар саны Европадагы иң күп санлы халык – рус милләте һәм Бөек Новгород шәһәренең иң истәлекле урыннары белән таныштыра.

Укучыларыбыз үз итеп өлгергән сәхифәләребезгә дә яңалык өстәлде. Әйтик, «Тәҗрибә» сәхифәсендә профессор Мороз хәбәрчебез белән төрле тәҗрибәләр ясап кына калмый, татарча сөйләшергә дә өйрәнә.

«Сабантуй»дан тагын бер шәп бүләк – «Хәерле юл» өстәл уены. Аның ярдәмендә юл билгеләрен уен аша өйрәнергә мөмкин.

«Сабантуй» ул – балалар иҗаты мәйданы да. Басмада каләм тибрәтүче укучыларның иҗат җимешләре дә, балалар ясаган рәсемнәр дә урын алды. Сәләтле балалар белән «Сабантуй» һәрчак элемтәдә. Син дә кушыл! Журналлы бул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев