Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй» нәрсәгә өйрәтә?

«Сабантуй» журналы милли сәяхәтен дәвам итә.

«Сабантуй» журналы милли сәяхәтен дәвам итә. Басманың февраль саны Россиядә халык саны буенча икенче урынны алып торучы татарларга багышлана. Кунакчыл Шәвәлиле һәм милли бизәкле өстәл уеннары, Россиядәге иң күпмилләтле шәһәр – Казан һәм халкыбыз турында мәгълүмат, көненә йөзләп хат алучы татар егете Арыслан белән танышу – милли сәяхәттә менә ниләр көтә сезне. Хәтта «Ярыш мәйданы» сәхифәсе дә бу юлы үзебезнең спорт төре – көрәшкә багышлана.

Февраль саны яңа сәхифә белән дә кызыклы. «Бишле шоу» проекты кысаларында Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучылары белән танылган җырчы һәм алып баручы Булат Бәйрәмов көч сынаша. Аларга кушылып, син дә үз белемнәреңне сынап карый аласың.

Филнең нәни туганы белән танышасың, өрмичә генә шар кабартырга, кечкенә генә тукыма кисәге ярдәмендә ярты патшалыкны яулап алырга, тәлинкәдән кесә ясарга, үз-үзеңне якларга өйрәнәсең килсә дә «Сабантуй»ның яңа санын укы! «Сабантуй» өйрәтә дә, уйната да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев