Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"САБАНТУЙ" укучылары өчен бәйрәм

12 июнь Ватаныбызда Россия көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан матбугат чаралары һәм Татарстан китап нәшрияты бүген ТАТМЕДИА бинасы янында "Укый Казан, укый Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм оештыр...

12 июнь Ватаныбызда Россия көне буларак билгеләп үтелә.
Шул уңайдан матбугат чаралары һәм Татарстан китап нәшрияты бүген ТАТМЕДИА бинасы янында "Укый Казан, укый Татарстан" дип исемләнгән бәйрәм оештырды. Максаты - шәһәр халкын китап һәм газета-журналлар укуга өндәү, матбугатка язылу оештыру. Килгән кунаклар рәхәтләнеп күңел ачты, танылган артистлар һәм язучы-шагыйрьләрнең чыгышларын тыңлады. Һәм, әлбәттә, яраткан газета яки журналга язылып кайтып китте.
"Сабантуй" укучылар да байтак килде. Гадәттә, "Сабантуй" һәм "Ялкын" укучылары – мәктәп яшендәгеләр. Шуңа күрә күпчелек укучыларыбыз мәктәпләрендә сыйныфлары белән язылалар икән. Дәрестә кулланырга менә дигән әсбап та була, эчтәлекле журнал да алалар, димәк! Язылырга өлгермәгән кешеләрнең исләренә төшерәбез: ЯЗЫЛУ 25 ИЮНЬГӘ КАДӘР ДӘВАМ ИТӘ, АШЫГЫГЫЗ!
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев