Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй»да динозаврлар пәйда булган!

Тиздән "Сабантуй"ның ноябрь саны дөнья күрәчәк.

Орнитомимид, анкилозавр, компсогнат... Нинди телдә бу дип аптырамагыз! Үзенең мавыктыргыч сәяхәтендә Шәвәли журнал укучыларын моннан 220-240 миллион ел элек яшәгән динозаврлар белән таныштыра. Журналның яшь хәбәрчесе Фәридә Гатина, Татарстанның табигать тарихы музеенда булып, ерткыч динозаврларның берсе – тарбозавр белән “дуслашып” та кайткан. Журналның ноябрь санында укучылар әле тагын бик күп динозаврлар белән очрашачак:  иң кечкенәсе, иң зурысы, иң акыллысы...

Ә үзләре дә акыллы, белемле булырга теләүчеләрне «Гади математика» сәхифәсенә чакырабыз. Укучылар тапкырлауның әллә ничә төре белән танышып, мәктәптә алган белемнәрен ныгыта ала. «Сабантуй» белән татар телен өйрәнеп тә, кызыклы тәҗрибәләр ясап та, Әниләр көненә шәп бүләк әзерләп тә була.  Ә «тәмлетамаклар»  «Татлы баттл»  сәхифәсендә төрледән- төрле кыстыбый әзерләү серенә төшенә.

Яшь хәбәрчебез Фәрит Вәлиевкә исә спорт якынрак. Фәрит спорт төрләре белән танышып, үзен дә сынап карый. Журналның ноябрь санында  ул «Гулливерлар» , ә, юк, баскетболчылар белән очрашты. Алар турында сезгә дә сөйли.

Укучылар үз итеп өлгергән “Zooдөнья”, “Тәҗрибә”, “Һөнәр сайлыйм”, “Мин булдырам”, “Сәйдәш остаханәсе” һәм тагын бик күп сәхифәләрне укып  кына түгел, QR аша рәхәтләнеп карап булганлыгын сез инде күбегез беләсез.  Димәк, журналны укыйбыз да, карыйбыз да, аның белән бергә белемнәребезне дә арттырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев