Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Сабантуй»да – йорт хайваннары

Иң зур йомырка салган тавык, маникюр ясаучы песиләр, иң күп сөт биргән сыер һәм башка бик күп шаккатыргыч җанварлар турында беләсегез киләме? Тизрәк «Сабантуй» журналының 7 нче санын алыгыз!

Иң зур йомырка салган тавык, маникюр ясаучы песиләр, иң күп сөт биргән сыер һәм башка бик күп шаккатыргыч җанварлар турында беләсегез киләме? Тизрәк «Сабантуй» журналының 7 нче санын алыгыз! Бу сан йорт хайваннарына багышлана. Укучылар «зоосакчы» Аслан Миргаязов белән танышыр. «Беләсем килә» сәхифәсендә «Нинди йорт хайваны сайларга?» – дигән сорауга җавап табар. «Сабантуй» журналы тәкъдим иткән мастер-класслар ярдәмендә песи өчен тырнак кайрагыч һәм йомшак уенчык ясарга өйрәнер.

Өйдә яшәмәүче йорт хайваннары да була. Аларның файдасы, бу җанварлар куйган рекордлар, алар белән бәйле мәкальләр – кызыклы уен-биремдә.  Күпләр яратып өлгергән «Zooдөнья» сәхифәсе исә тутый кош белән таныштыра. Рәсем ясарга яратучылар «Сабантуй» белән бергә куянның 3D рәсемен ясарга өйрәнә ала.

«Ярыш мәйданы» сәхифәсе кызлар футболы турында сөйли. Бу санда шулай ук кызыклы фотокомикс, журнал укучылар иҗаты, мәзәкләр, сканворд, танылган язучы Әхәт Гаффарның «Чикләвектә» хикәясеннән өзек һәм, әлбәттә, бик күп уен-биремнәр бар. «Җәйге каникулда кая барырга?» – дип баш ватсагыз да «Сабантуй»ны укыгыз! Журнал балалар өчен кызыклы булырдай бик күп урыннар һәм чараларны барлады. Җәегез күңелле һәм файдалы узсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев