Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“САБАНТУЙ”ярышы – рекордка китергән көрәш (ФОТОЛАР)

Балачакта ишеткән әкияттәге өзекне хәтерлисезме: “Дию пәрие белән Алып батыр җиде көн һәм җиде төн көч сынашалар...” Бүгенге заманда әлеге әкият сюжетын хәтерләткән күренешләр бармы икән ул?Чемпионлык...

Балачакта ишеткән әкияттәге өзекне хәтерлисезме: “Дию пәрие белән Алып батыр җиде көн һәм җиде төн көч сынашалар...” Бүгенге заманда әлеге әкият сюжетын хәтерләткән күренешләр бармы икән ул?
Чемпионлык җиңел килми
Дию пәрие урынына – көрәшче егетләр, һәм җиде тәүлек түгел – ике көн. Әйе, Биектауда узган көрәш ярышлары нәкъ менә әкияткә алып кергәндәй булды шул. Биектауда “Сабантуй” журналы призларына 34 нче тапкыр узган көрәш буенча Татарстан беренчелегенә быел 565 яшь батыр бил алышырга килгән иде! Бу – рекорд! Узган ел 500гә тулмаган катнашучылар саны быел әнә шуның кадәр арткан. 20 февраль көнне иртән башланган алышлар шул көнне кичке җидегә кадәр дәвам итте, икенче көнне исә ярымфинал һәм финал ярышларын уздырып бүләкләү вакытында кичке эңгер төшкән иде инде. Әкияттәге күренешкә ошамыйча тагын ни булсын инде бу!
Егетләр дә кулларына сөлге тоткач көндәшенә тиз генә җиңелеп чыгарга уйламый. Уен эш түгел: чемпион калган батырлар Татарстан командасы составында Россия данын яклаячак бит!

 
– Бу ярышларның төп үзенчәлеге шунда: 13-14 һәм 15-16 яшьлек егетләр беренче тапкыр олы мәйданга, Татарстан күләмендәге зур ярышка чыгалар. Монда алар зур чыныгу алалар. Ә җиңүчеләр исә 15-16 мартта Казанда узачак Россия беренчелегендә Татарстан данын яклаячак, – дип Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин көрәшче егетләрне алдан дәртләндереп тә куйды. Мондый мөмкинлекне кемнең генә кулдан ычкындырасы килер иде микән?
Лидерлар алышына
“Сабантуй” журналы призларына Татарстан беренчелегендә ике яшь категориясе буенча чемпионнарны узган ел ачыклый башладылар. 13-14 (кечкенә үсмерләр) һәм 15-16 яшьлек (урта үсмерләр) 9 ар авырлык категорияләренә бүленеп ярышалар. Димәк, бер көрәшче егет күп дигәндә 4 тапкыр “Сабантуй” чемпионы булып танылу мөмкинлегенә ия. Быел ике чемпион узган елгы титулларын саклап кала алдылар: Әлмәттән Рубин Раджабов узган ел 40 кг авырлыкта җиңү яулаган иде, быел исә 50 кг авырлыкта беренче калды; Түбән Кама егете Айзат Гыйниятуллинга исә ике ел рәттән 75 кг авырлыкта тиңнәр юк. Әле киләсе елда да бу егетләрнең “Сабантуй” турнирында катнашырга яшьләре узмый. Димәк, өченче тапкыр чемпион исемен яулау мөмкинлеге бар.
–  Бөтен районнарның да диярлек яхшы көрәшчеләре бар. Шулай да Казанның Мәскәү районы егетләренең әзерлеге шаккатырды. Тренерлары Николай Крылов тырышканы күренеп тора. Авыл районнары арасында инде Балтач, Кукмара, Әлмәт, Мамадыш егетләре башкалардан бер башка өстен булдылар, быел да шуны тагын бер кат дәлилләделәр, – ди Равил Гарифулла улы ярышка бәя биреп. Бу сүзләрдән Татарстанда балалар арасында ныклап көрәш үскән төбәкләрне  күзаллап булыр иде.

Узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, ике яшь категориясендә дә җиңүче командалар үзгәрде. Кече үсмерләр арасында былтыр икедә калган Саба командасы быел беренчелекне яулады, урта үсмерләр арасында исә шулай ук узган ел икедә калган Балтач командасы барысыннан да өстен булып чыкты. Сүз уңаеннан, 2018 елда ике яшь категориясендә дә Мамадыш командасы беренче урында калган иде.
“Сабантуйдан – олы мәйданга”
Яшь көрәшчеләргә чын мәгънәсендә бәйрәм оештырылган иде Биектауда. Беренчедән, ике көн дәвамында көрәш залында Татарстан, Россия һәм күп тапкырлар Дөнья чемпионы, бүген зурлар арасында иң танылган көрәшчеләрнең берсе Раил Нургалиев ярышларны күзәтте. Яшь егетләр атаклы спортчы белән фотога төшеп, аның киңәшләрен тыңлап тәҗрибә тупладылар.

– Без көрәшкәндә ярышларда моның кадәр кеше күп булмый иде. Димәк, Татарстанда көрәшчеләр саны арта, балалар арасында узган бу ярыш шуны күрсәтә. Без, үз чиратыбызда, яшьләргә үрнәк булып, аларны киләчәктә көрәш белән шөгыльләнергә этәрергә тиешбез. Шулай да, уңышка ирешү кешенең үзеннән генә тора, – дип фикерләре белән уртаклашты Раил. Сүз уңаеннан, Раил бер атна элек Актанышта узган “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил исемендәге турнирда җиңү яулый алмагач, киләсе ярышларга ныклап әзерләнергә сүз бирде. Шулай да Данил Галиев истәлегенә турнирда катнашмаска уйлаган. “Вакыт күрсәтер, әлегә физик халәтемне кайгыртып, үз категориямдә көрәшер өчен җитмәгән авырлыкны җыярга уйлыйм”, – диде ул безгә.

Икенчедән, “Сабантуй” журналы редакциясе ярышка килгән һәр командага һәм призлы урын яулаган көрәшчеләргә яңа гына табадан төшкән “Сабантуйдан – олы мәйданга" дигән китапны бүләк итте. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган әлеге китапның төзүчесе – журналыбызның әдәби мөхәррире Фәрит Салихов. Авторның сүзләре көрәш сөючеләрне берләштерә, уртак хезмәткә өнди:
– Милли көрәшебезнең матбугат чаралары белән бәйле традицион турнирлары бар. Үсмер көрәшчеләр “Яшь ленинчы” газетасы, соңрак “Сабантуй” журналы призына бил алыша. Менә шунда чыныгу алган малайларыбыз еллар узу белән олы мәйданга юл яра. Безнең максат – үсмерләр арасында Татарстан чемпионы булган көрәшчеләребезнең исемен барлау, турнир тарихын эзлекле җепкә тезү һәм киләчәк буынга тапшыру.

Илназ Фазуллин




13-14 яшьлекләр арасында җиңүчеләр:




 

15-16 яшьлекләр арасында җиңүчеләр:







Илназ Мөхәрләмов фоторлары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев