Сабыйларны “Кырлай әкиятләре” исемле яңа китап сөендерәчәк


Тиздән сабыйларны, аларның әти-әниләрен “Кырлай әкиятләре” дигән яңа китап сөендерәчәк. 3-10 яшьлек балаларга исәпләнгән бу басманы Гүзәл Хәсәнова бастырырга алынган. Татар һәм рус телләрендәге әлеге китап татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның әкиятләрен үз эченә ала.

Әлеге китапның авторы, “Юлбасма” нәшриятының җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова балалар өчен китапларны 2011 елдан чыгара башлый. Бу эшкә тотынырга аңа Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы тарафыннан тапшырылган грант ярдәм итә.Фольклордан алынган “Чырык-чырык чыпчык” һәм “Суык” китаплары аның бу өлкәдәге беренче иҗат җимешләре була. Шушы ике китаптан соң тагын балалар өчен тасвирлама рәсемнәр, “Әлифба”, “Үчтеки” китаплары дөнья күрә. Быел бу традицияне дәвам итеп, Габдулла Тукайның өч әсәрен бер китапта чыгарырга уйлыйлар.
“Әкият басмалары бизәкле түгел”
"Габдулла Тукайның әсәрләре, хрестоматияләре бик күп. Кечкенәләрне Тукай әсәрләре белән кечкенәдән үк таныштыра башлау бик мөһим булса да, хәзерге вакытта, ни кызганыч, бөек шагыйребезнең әсәрләре тупланган матур бизәкле басмалар юк диярлек. Без бу хатаны төзәтергә булдык. “Кырлай әкиятләре” быелның октябрь аенда чыгарга тиеш. Зур форматлы китапның һәр бите үзенчәлекле рәсемнәр белән бизәләчәк. Китапның төп эше тәмам: аның рәсемнәрен әзерләп бетердек, хәзер  биткә салырга җыенабыз," ди Гүзәл Хәсәнова.
2015 елда Хәсәновлар гаиләсе Яңа Кырлай авылына баргач, аларның балалары урманда, елга буенда Тукайның Былтырын, Шүрәлесен, Су анасын эзли башлый. Алар яраткан геройларның барысы да бер үк авылда урнашкан булып чыга. Шуңа “Су анасы”, Шүрәле”, “Кәҗә белән сарык”ны бер китапка урнаштырырга уйлаганнар. Китапның “Кырлай әкиятләре” дип аталуы да шуңа бәйле.
фото: Интертат фото: Интертат
“Бу әсәрләрнең һәр әти-әнигә дә артык таныш булуы, киресенчә, басманы кызыксыз итмәсме соң?” дигән сорауга Гүзәл Тукай әсәрләренең “фундамент”ыннан башларга теләүләрен ассызыклый. “Хәзерге вакытта милли геройлар – бик актуаль тема. Шүрәле, Былтыр, Су анасы татар халкының милли геройлары булганлыктан, аларны заманча формада сурәтләү теләге бар иде. Китап өчен нәкъ менә бу геройлар кергән әсәрләрне сайлап алу да шуңа бәйле. Киләчәктә Тукайның балаларга багышланган шигырьләрен дә рәсемле китап итеп чыгару уйлары юк түгел бездә”, ˜ ди Гүзәл.
Әйтергә кирәк, “Кырлай әкиятләре”н бастыру өчен иганәчеләр, гади кешеләр ярдәме белән финанс мөмкинлекләрне тупларга кирәк булачак. Өч әкият тә Равил Бохараев тәрҗемәләреннән алынган.
Мәктәп укучыларына татарча китаплар юк...
“Кырлай әкиятләре”н чыгаручылар татарча балалар әдәбиятының популяр булуын тели. Шуңа да Гүзәл Хәсәнованың “Юлбасма” дип исемләнгән интернет-кибетендә төрле нәшриятлар чыгарган китаплар тәкъдим ителгән.
"Нәниләр өчен китаплар бик күп: аларны укыйлар, сатып алалар, сорыйлар. Ләкин мәктәптә укый торган балалар китапларына ихтыяҗ азрак. Яшьләр моннан 5-7 ел элек татар телендә актив сөйләшә башладылар. Бәлки 3-5 елдан кече яшьтәге мәктәп укучылары арасындада татарча китапларга ихтыяҗ булыр," дип сөйли Гүзәл.
Балалар китапларын чыгару юнәлешендә эшләүчеләр хәзер күп. Гүзәл аларны көндәш, дип санамый икән. “Мин аларны конкурентлар дип түгел, ә партнерлар, дип саныйм, чөнки без барыбыз да бик кирәкле һәм бик мөһим эш эшлибез. Һәрбер чыгарган китап милли әдәбиятыбызга күп өлеш кертә,” ди ханым.
“Кырлай әкиятләре”нә килгәндә, ул татар һәм рус телләрендә булачак, ягъни бер биттә татар телендәге өзеге һәм параллель рәвештә аның русча тәрҗемәсе тәкъдим ителәчәк. Бу, беренче чиратта, кайбер татарларның татарча укый белмәсәләр дә, балаларын татар мохитенә, татар мәдәниятенә төшендерәсе килү теләге көчле булуына бәйле. Рус телендә тәрҗемәсе булу татар телендә укый белүчеләргә дә зур ярдәм, дип саный китапны чыгарырга алынучы ханым. Чөнки аңлашылмый торган сүзнең мәгънәсен шунда ук карап булу мөмкинлеге булдырыла.
Китапка интернет аша заказ биреп, аны почта аша алып булачак. Шулай ук “Кырлай әкияләре”н китап кибетләрендә дә табу мөмкинлеге тудырылачак. Әйтергә кирәк, авторлар коллективы әлеге китап сәүдә нокталарында да пәйда булсын өчен, Русия Китап палатасыннан ISBN дигән махсус номер да алганнар. Аны алу авыр булмаса да, китапны сатуга чыгарганда, мондый номерның булуы бик мөһим.

“Татар телендә балаларга юнәлтелгән китапларның сыйфат дәрәҗәсе дә югары булырга тиеш, чөнки замана сабыйлары бер телдә генә тукталып калмый: алар рус, инглиз телләрендәге басмалар белән таныша. Ә татар телендәгеләре аларның кай җиреннән ким? Әлбәттә, чагыштыра башлыйлар. Татар телендә китапларны чыгарганда, без дөнья стандартларына йөз тотып, эшләргә телибез”,   ди Гүзәл.
Кызганыч, ки татар телендәге китапка “Юлбасма” сайтында заказ бирер өчен, мәгълүматны бары тик рус телендә генә табып була. Менә шундый парадокс. Оештыручылар әйтүенчә, бу технология белән бәйле. Сайтны ике телдә алып барыр өчен, башка төрле инвестицияләр кирәк, дип аңлаталар. Әгәр шундый мөмкинлек барлыкка килсә, мәгълүматны ике телдә биреп барырга алар каршы түгел. “Безгә мөрәҗәгать итүчеләрне күзәткәндә, без аларның күпмесе рус, күпмесе татар телендә сөйләшкәнен карадык. Күбесе татар телен әле өйрәнә башлаган гына булып чыкты. Сайтны ике телдә алып бару – бик кирәкле эш, әмма без массаларга юнәлтеләбез”, дип ассызыклый Гүзәл.


Фото: Интертат Фото: Интертат

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА,Интертат


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: