Самокатта Ислам җилдерәчәк!

"Сабантуй" журналы уйнаткан самокатның хуҗасы билгеле булды. Шәвәлинең яраткан транспортында Ислам Нигъмәтуллин җилдерәчәк! Ул Балтач районының Арбор авылында яши. Быел беренче сыйныфка укырга керәчәк. "Сабантуй" журналына бу гаилә әле беренче тапкыр гына язылган. "Язылуга менә шундый шәп яңалык! Алга таба да "Сабантуй"ны укыячакбыз!" - диде Исламның әтисе Ринат әфәнде. Гаиләдә ике малай үсеп килә икән. Алар хәзер самокатлы да, "Сабантуй"лы да булды!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.