Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Семейные хлопоты» - рус егете һәм татар кызы балага исем эзли

«Семейные хлопоты» фильмы Казанның «Мир» кинотеатрында да күрсәтелгән иде. Март аенда ул Мәскәүдә кинопрокатка да чыкты."Семейные хлопоты" – мавыктыргыч сюжетлы комедия. Аның төп геройлары – яшь әти-ә...

«Семейные хлопоты» фильмы Казанның «Мир» кинотеатрында да күрсәтелгән иде. Март аенда ул Мәскәүдә кинопрокатка да чыкты.
"Семейные хлопоты" – мавыктыргыч сюжетлы комедия. Аның төп геройлары – яшь әти-әни – берсе православ динендәге рус егете һәм мөселман динендәге татар кызы. Алар балага нинди исем куярга икән, дип баш вата. Туганнар, яшьләрнең әти-әниләре, әби-бабалары тарафыннан булган басым вакыйганы тагын да катлауландыра.
Картина Казанда төшерелгән. Аның нигезендә катнаш никахларда торган кешеләрнең вакыйгалары ята.

Фильмны Казанның танылган кинорежиссеры Алексей Барыкин төшергән. Төп рольләрне Андрей Ясинский, Ләйсән Фәйзуллина уйный. Моннан тыш, кинокартинада танылган артистлар Рамил Төхвәтуллин, Люция Хәмитова да катнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев