Ә син атлар турында нәрсә беләсең?

Атлар турында кызыклы фактлар:


artleo.com-70679

  • Әгәр   тарихка күз салсак,кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.

  • Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр-төрки халык, татарлар.Без аны "Ат" дибез.Иң озыны Көньяк индеецлары телендә - "Оквилаупаракламарукоаллунакланата".

  • Ат төшне төсле күрә.

  • Ат 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.

  • Ат күз,  борын, ирен, ияк,колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.

  • Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала.Әмма ерактан начар күрә.Ат алда, артта, уңда,  сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә.Кояш яктысы аның күзен чакмый.

  • Атның иң курыккан җан иясе- умарта корты. Әгәр  берьюлы  дистәләп умарта корты һөҗүм итсә,ул үләргә мөмкин.

  • Ат басып йоклый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Бәрәңге җанашым яки Бәрәңге fest Г.Тукай әдәби музеенда икенче тапкыр Бәрәңге бәйрәме үтте
    119
    0
    0
  • Көектә – уңыш бәйрәме Питрәч районы Көек авылындагы 1 нче номерлы “Алтын балык” балалар бакчасында узган “Сөмбелә” бәйрәмендә без дә катнаштык.
    195
    0
    0
  • Блогерлыкны эшкә санамыйлар Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми.
    195
    0
    0