Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәлкешләр белән күрештек

7 июль көнне "Сабантуй"  журналы хезмәткәрләре "Сәләт. Яр Чаллы" аланында талантлы балалар белән очрашуда булып кайтты.

7 июль көнне "Сабантуй"  журналы хезмәткәрләре "Сәләт. Яр Чаллы" аланында талантлы балалар белән очрашуда булып кайтты. Биредә журналистика һәм медиа юнәлеше буенча йөзгә якын сәлкеш ял итә, укый, тәҗрибә туплый. 
"Салават күпере" һәм "Сабантуй" басмалары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина – үзе дә "Сәләт"тә тәрбияләнгән шәхес. Заман матбугаты нинди булырга тиеш, журналист теманы кайдан таба һәм башка кызыклы темаларга чыгыш ясады, сәлкешләрнең сорауларына җавап бирде ул.
Редакция хезмәткәре Руфия Мөхетдинова исә бүгенге заманда укучыларны саклап калуда мөһим роль уйнаган  мультимедиа проектлар белән таныштырды. Иң кызыклы сорау бирүчеләргә "Салават күпере" һәм "Сабантуй"  журналлары бүләк ителде.
Яр Чаллы аланында балалар вакытларын күңелле һәм файдалы уздыра: биредә төрле остаханәләр оештырыла, дәресләр алып барыла, кызыклы шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Белем туплау белән беррәттән, ял итәргә дә өлгерәләр. Балалар безгә дә үзләренең чыгышларын күрсәтте. Аларга кушылып, без дә биедек, җырладык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев