Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

СӨННӘТКӘ УТЫРТУДАН КУРКЫП ТҮБӘГӘ МЕНЕП УТЫРГАН...

Әти-әнисе биш яшьлек улларын сөннәткә утырту өчен хастаханәгә алып килгән. Әлеге хәл Индонезиядә булган. Бу хакта сизеп алган малай куркуыннан түбәгә менеп качкан һәм ике сәгать буе шунда утырган.– Ег...

Әти-әнисе биш яшьлек улларын сөннәткә утырту өчен хастаханәгә алып килгән. Әлеге хәл Индонезиядә булган. Бу хакта сизеп алган малай куркуыннан түбәгә менеп качкан һәм ике сәгать буе шунда утырган.
– Егерме ел буе хастаханәдә эшләп, меңләгән баланы сөннәткә утыртканым булса да, мондый хәлне беренче генә күрүем, – дип язган социаль челтәрдәге битендә доктор Аник Сутари.
Малай артыннан берәү дә түбәгә менәргә батырчылык итмәгән. Куркыныч бит – качарга теләп, бала егылып төшәргә дә мөмкин. Ике сәгать буе астан торып юмалауның да нәтиҗәсе булмагач, хастаханәгә малайның яраткан укытучысын чакырганнар. Анысы малай белән тыныч кына сөйләшкән, бала бер каршылыксыз җиргә төшкән һәм хастаханә ятагына менеп яткан.
Белеп тору өчен: Индонезиядә сөннәткә утырту күп очракта малайларга 5 яшьлек вакытта ясала икән. Татарстанда исә сөннәткә утыртуны, “Хәләл” стандартларына туры китереп, 2 яшьтән соң ясыйлар.

Тагын укырга:


Ничә яшьтә сөннәткә утыртырга һәм ничек әзерләнергә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев