Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе мәктәп театрларын булдыру программасына кушылачак

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе мәктәп театрларын булдыру программасына кушылачак

Казанда урнашкан «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча илдә үсеш алучы мәктәп театрлары системасын төзүдә актив катнашачак. Бу хакта «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендә премиясе лауреаты Дмитрий Туманов кичә Казанда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе труппасы җыелышында хәбәр итте. 14 сентябрьдә Казанда арт-резиденциянең икенче сезоны ачыла.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм Щукин исемендәге театр институты Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән «Мәктәп классикасы» федераль проектын башлап җибәрде. Проектның төп нәтиҗәләренең берсе - 2024 елга кадәр РФ мәктәп театрларын үстерү программасын эшләү, шулай ук укучыларның һөнәри һәм әхлакый үсеше өчен шартлар тудыру.

Дмитрий Туманов хәбәр иткәнчә, яңа сезон дәвамында «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә Щукин театр училищесының һәм Россия театр сәнгате институтының әйдәп баручы педагогларыннан мастер-класслар үткәрү планлаштырыла. Аерым алганда, ГИТИСның эстрада сәнгате кафедрасының өлкән укытучысы Олег Алексеевич Хрычевтан 10 көнлек мастер-класс театр осталыгына багышланган киңкырлы программа тәкъдим итәчәк. «Мәктәп классикасы» проекты кысаларында ул бөтен республика буенча укучылар өчен мастер-класслар үткәрәчәк. «10 көн эчендә алар актерлык осталыгы буенча база белемнәрен алачак, дилетант дәрәҗәсендә туктап калмый, дөрес үсеш юлын күрәчәк. Бу – рухи сазлыктан коткара торган юл. Аларга Вахтангов мәктәбеннән күнекмәләр һәм режиссура нигезләре өйрәтеләчәк», - дип аңлатты ул.

Дмитрий Туманов фикеренчә, «Мәктәп классикасы» – РФ Президентының бөек инициативасы. «Без проект кысаларында актив эшләячәкбез, бары тик театр сәнгатеннән генә алып булган мәдәни кыйммәтләрне балаларга җиткерәчәкбез. Иң мөһиме - без яшьләрне хәзерге җәмгыятьнең заманча драматургиясеннән килүче тискәре йогынтыдан саклаячакбыз», - дип саный Туманов.

Туманов билгеләп үткәнчә, «Мәктәп классикасы» проекты үз тәкъдимнәрен республиканың Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм Мәгариф министрларына җиткерәчәк. «Арт-резиденция программага үз тәҗрибәләре, белемнәре белән кушылачак. Үсеп килүче буынның белемнәре чиста һәм тиешле дәрәҗәдә булсын өчен иң яхшы педагогларны җәлеп итәчәкбез», - дип ышандырды ул.

Дмитрий Туманов шулай ук Рөстәм Миңнехановка арт-резиденция эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Республика башлыгы шулай ук июнь уртасында янгыннан зыян күргән резиденция бинасын торгызырга карар бирде.

Үз чиратында фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова хәбәр иткәнчә, яңа сезонда «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе моңа кадәр башланган эшчәнлекне актив дәвам итәргә планлаштыра. Бу – спектакльләр, мюзикллар, гастрольләр, «Пушкин картасы» кысаларындагы чараларны гамәлгә ашыру, концертлаштырылган тематик программалар, мастер-класслар уздыру һ.б. Смирнова сүзләре буенча, «Йолдызлык» оптимизмны югалтмый, ә труппаның репетицияләре янгыннан соң исән калган мәйданчыклар базасында уза.

Шулай ук 14 сентябрьдә театр 2-нче сезоны Пушкин мәдәни үзәгендә «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе белән ачылачак. Арт-резиденциянең якындагы гастрольләре 17 сентябрьгә планлаштырылган. Бу көнне «Аршин мал алан» Яшел Үзәндә, Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәге бинасында күрсәтеләчәк. Моннан тыш, спектакльне Ульяновскта күрсәтүне оештыру буенча тәкъдимнәр дә бар. Шулай ук «Ерак йолдыз яктысы» спектакле белән гастрольләр дә планга кергән. Грант кысаларында татар әдәбияты классигы, ТР Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты мотивлары буенча куелган спектакль татар теленә тәрҗемә ителәчәк. Әлеге грант ТР Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия тарафыннан бирелде.

Арт-резиденциянең баш режиссеры Александр Туманов билгеләп үткәнчә, яңа сезон премьерасыз булмый. Анда резиденция тарафыннан беренче зур драма куелышы тәкъдим ителәчәк. Сүз татар классигы, ТР Дәүләт премиясе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган “Кызлар-матурлар” спектакле турында. Аны тамашачылар хөкеменә 2022 елның октябрь-ноябрь айларында тәкъдим итәргә планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, Гладилов ур., 49-нчы йорт адресы буенча Алафузов театры бинасында урнашкан «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе ике ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ачылды. Театр труппасына РУТИ-ГИТИСны (Мәскәү), Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният институтын һәм башка профильле иҗади югары уку йортларын тәмамлаучылар кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев