Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Табибка күренү мәҗбүри

Россия Дәүләт Думасында яңа уку елы алдыннан укучылар өчен шундый тәртип кертергә тәкъдим итәләр.

Россия Дәүләт Думасында яңа уку елы алдыннан укучылар өчен шундый тәртип кертергә тәкъдим итәләр. Хәзерге вакытта баланы мәктәпкә бирер алдыннан гына табибларга күрсәтү мәҗбүри. Баланың сәламәтлеген ел саен тикшерү-тикшермәү – һәр әти-әнинең үз эше. Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитет әгъзасы Дмитрий Свищев әйтүенчә, “теләк буенча” дигән тәртип баладагы күп кенә авыруларны вакытында күреп алырга мөмкинлек бирми. Шуңа да яңа уку елы алдыннан яки укуның беренче көннәрендә укучылар мәҗбүри рәвештә медосмотр үтәргә тиеш, ди депутат. Моннан тыш, мөгаллимнәр өчен беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча курслар булдырырга кирәк, дигән фикерне дә җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев