Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар халык уеннары белән танышабыз

Безнең татар халкы күңел ачарга да яраткан. Моны төрледә-төрле кызыклы уеннар дәлилли.1) “Кәрия-Зәкәрия” уены. Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бе...

Безнең татар халкы күңел ачарга да яраткан. Моны төрледә-төрле кызыклы уеннар дәлилли.
1) “Кәрия-Зәкәрия” уены.
Балалар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Түгәрәктәгеләр бер якка хәрәкәт итеп җырлыйлар. Җырларда уртадагы баланың укуда, хезмәттә, җыр-биюдә булган сәләте, уңганлыгы мактала:
Бу бик яхшы биюче,
Бу бик яхшы биюче,
Аның биюе матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Җырдан соң түгәрәктәгеләр туктап калалар, кул чабып, такмак әйтәләр:
Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәрия-Зәкәрия, коммая,
Кәри комма, Зәкәр комма,
Зәкәрия коммая.
Бу вакытта уртадагы бала бер иптәшен алып әйләнеп тора. Әйләнеп туктагач, чакырган иптәшен калдырып, түгәрәккә баса. Тагын җыр башлана:
Бу бик яхшы җырлаучы,
Бу бик яхшы җырлаучы.
Аның җырлавы матур,
Аннан үрнәк алыгыз.
Шулай йөзүче, укучы, буяучы һ.б.

2) “Тукмаклы” уены.
Уенчылар түгәрәк ясап басалар, уртага бер уенчы баса һәм тукмакны бөтереп җибәрә. Тукмак сабы кемгә күрсәтә, шул уенчы уеннан чыга.
3) “Капкалы” уены.
10 пар җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар.Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Көй туктауга капкага керергә өлгерми калган пар җәза ала.
4) “Без, без, без идек” уены.
Уенчылар түгәрәктә баш бармакларын күрсәтеп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:
Без,без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык,
Кап та коп, Якуб
Авызыңны ач та яп!
***
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек май ашадык,
Келәткә кердек бал ашадык
Каплавычны капладык.
Кап-коп, тимер күп
Ак тешемне күрсәтмим.
Уенчылар авызларын йомалар, алып баручы уенчыларны көлдерергә, сөйләштерергә тырыша. Кем беренче көлә яисә авызын ача шул уеннан чыга.

5) “Наза”.
Балалар парлашып, бер-бер артлы тезеләләр. Бер бала парсыз,ул уенчылыр каршысына чыгып баса. Балалар җырлый-җырлый баскан җирдә аякларын-кулларын хәрәкәтләндерәләр:
Наза дигән кыз баланың
Бөрлегәне түгелгән;
“Наза” дигән уенны без
Уйныйбыз чын күңелдән.
Кушымта.
Наза, наза,
Наза матур кыз бала.
Наза тырыш, уңган бала,
Зирәк, акыллы бала.
Кушымтаны җырлаганда, парсыз бала каршыдагы уенчылар арасыннан биеп үтә, үзенә пар сайлый һәм алар икенче башка барып басалар. Парсыз калган бала уенны дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев