Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар матбугатының киләчәге турында сөйләшәчәкләр

12 декабрьдә Zoom платформасында «Татар вакытлы матбугат басмалары: ретроспектива һәм киләчәк» дигән фәнни-гамәли конференция узачак.

12 декабрьдә Zoom платформасында «Татар вакытлы матбугат басмалары: ретроспектива һәм киләчәк» дигән фәнни-гамәли конференция узачак. Ул сәгать 15.00 дә башлана. Конференция беренче татар газетасы “Нур”ның 115 еллыгына багышлана. Татар матбугатын ни көтә? Конференциядә катнашучылар әнә шушы сорауга җавап табарга тырышачак.

Әлеге чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, «Питер Татар» мәгълүмати порталы һәм Санкт-Петербургтагы татар журналистлары клубы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән оештыра. Ул «Питер Татар» порталының YouTube-каналында трансляцияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев