Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар телен өйрәтәләр

Татар телен өйрәнергә теләгән һәркемне «Ана теле» онлайн-мәктәбендә белем алырга чакыралар.

Татар телен өйрәнергә теләгән һәркемне «Ана теле» онлайн-мәктәбендә белем алырга чакыралар. Укыту материаллары грамматиканы, лексиканы, фонетиканы өйрәнү өчен дәресләрдән, видеофильмнардан, аудиороликлардан тора. Бу хакта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Бушлай онлайн-мәктәп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2013 елда төзелгән. Онлайн-мәктәптә катлаулылык буенча дүрт дәрәҗә каралган. Проект 72 бүлектән, 288 дәрестән, 1676 күнегүдән, 288 видеоклиптан, 10950 аудиофайлдан тора.

2013 елдан онлайн-мәктәпне 142 илдән 150 меңнән артык укучы узды, 8 миллионнан артык уку сәгате, 5 миллион дәрес һәм 80 меңнән артык сөйләшү дәресе үткәрелде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Проектка теләге булган һәркем кушыла ала, сайтта теркәлү узу җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев