Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Татарча диктант" язабыз

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия регионнарыннан катнашучыларга татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.

Диктант язуның трансляциясе «Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан» һәм «Татарстан Яңа Гасыр-Планета» каналларыннан күрсәтелә. Ул Мәскәү вакыты белән 11.00 сәгатьтә башлана. Телевизион трансляциядән тыш, диктантны Россия регионнарында, чит илләрдә һәм Татарстан районнарында иҗтимагый берлекләр оештырган мәйданчыкларда язарга мөмкин була. 

Шулай ук беренче тапкыр диктантны http://diktant.tatar/.сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырыла. Монда текстны тикшерергә дә җибәрергә була.

Диктант текстын КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерли. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырыла.

«Татарча диктант» быел алтынчы тапкыр уза, анда теләге булган һәркем катнаша ала, чара түләүсез һәм ирекле. Ул Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм дөньяда берьюлы уздырыла. Чарада, яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша ала, диелә хәбәрдә. 

 

Салават Камалетдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев