Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарча диктант язабызмы?

Татар телен никадәр камил белүеңне тикшереп карыйсың килсә, 26 сентябрь көнне сәгать 11.00 дә “Татарча диктант” акциясенә кушыл.

Татар телен никадәр камил белүеңне тикшереп карыйсың килсә, 26 сентябрь көнне сәгать 11.00 дә “Татарча диктант” акциясенә кушыл.

Акция әдәби татар телен өйрәнү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телендә дөрес яза белүгә кызыксынуны арттыру, татар теле белгече һөнәрен популярлаштыруга юнәлтелгән. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. Акция ел саен бөтен дөнья буйлап уздырыла. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. “Быел, санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, диктант онлайн-форматта, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканналарында узачак”, – дип хәбәр итә оештыручылар.

         Татарстанда акциядә катнашучылар – совет чоры татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән алынган өзекне; Россия төбәкләрендә яшәүчеләр – Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы, шагыйре Нәби Дәүли әсәреннән өзекне; чит илләрдәге катнашучылар татар язучысы, педагог, публицист һәм редактор Афзал Шамов хикәясеннән алынган өзекне язачак. Акцияне оештырырга теләгән һәр кеше «Татарча диктант» сайтында http://diktant.tatar/ теркәлергә тиеш.

         Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк, нәтиҗәләре акция сайтында урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев