Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан бакчаларында кабат ясле төркемнәре эшли башлый

Фото: Ринат НәҗметдиновБилгеле булганча, Татарстанда 3 яшькәчә сабыйлар өчен балалар бакчалары юк диярлек. Тик быел исә барысы да тамырдан үзгәрәчәк. Республикада хатын-кызлар соравы буенча, 3 яшькәч...

Фото: Ринат Нәҗметдинов
Билгеле булганча, Татарстанда 3 яшькәчә сабыйлар өчен балалар бакчалары юк диярлек. Тик быел исә барысы да тамырдан үзгәрәчәк. Республикада хатын-кызлар соравы буенча, 3 яшькәчә балаларны бакча белән тәэмин итү буенча махсус программа тормышка ашырыла башлаган.
Бу турыда Татарстан Дәүләт Советында узган җәмәгать тыңлаулары вакытында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Шәрәпов сөйләде.
- Быел өч яшькә кадәрге балалар өчен садикларда 2 меңнән артык урын булдырылачак, - дип ассызыклады ул.
Бу максатка барлыгы 5 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 2019 елның башында милли программа кысаларында төзелгән 2 бакча үз эшен башлап җибәргән инде.  Алдагы ярты елда Казанда – 10, Чаллыда – 6, Әлмәт һәм Түбән Камада – 2 шәр, Алабуга, Азнакай, Минзәләдә, Лаеш, Кайбыч, Нурлат һәм Питрәч районнарында - 1шәр бакча ачылачак.
2021 елга исә балалар бакчаларында урыннар белән 1,5-6 яшьлек 15 мең (!) бала тәэмин ителергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев