Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда да “Артек” бар!

Татарстанда “Артек” халыкара балалар үзәге филиалы ачылды.

Татарстанда “Артек” халыкара балалар үзәге филиалы ачылды. Ул Түбән Кама районындагы “Кама” сәламәтләндерү лагеренда урнашкан. Лагерь ел буе эшләячәк һәм анда бөтен гаилә белән ял итәргә мөмкин булачак. Биредә полилингваль сменалар оештыру күздә тотыла. Балалар татар, инглиз, алман, кытай, төрек телләрен өйрәнәчәк.

Лагерьга беренче юлламаларны медицина хезмәткәрләре балаларына биргәннәр. Берьюлы 168 кунакны кабул итә алучы лагерь июльдә эшли башлар дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев