Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Татмедиа”да – Белем бәйрәме

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге агентлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр тапшырды.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге агентлык хезмәткәрләренең беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләү чарасы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының балалар студиясендә узды.

Балаларны белем бәйрәме белән котлап, агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бүләкләр тапшырды. Бүләкнең дә ниндие – мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель! Анда каләм һәм пеналдан башлап, энциклопедиягә кадәр бар. Шулай ук балаларның яраткан журналлары “Салават күпере” һәм “Сабантуй” да һәр укучыга ошар дип ышанабыз. Уку өчен кирәкле әсбаплар тулы портфельләр Казанда яшәүче 24 балага тапшырылды. Район редакцияләре хезмәткәрләренең дә  беренче сыйныфка баручы балаларына бүләкләр биреләчәк. 

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков исә кечкенә кунакларны балалар студиясе белән таныштырып: “Шушы бинада махсус балалар студиясе бар. Сез монда иҗат белән шөгыльләнә аласыз. Сезнең  әниләрегез, әтиләрегез – талантлы журналистлар, операторлар, редакторлар, фотографлар. Сез безнең балалар редакциясе командасының бер өлеше булырсыз, дип өметләнәбез», – диде.

“Салават күпере” һәм “Сабантуй” балалар журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова балаларны журнал белән генә таныштырып калмады, ә шушы басамаларның YouTube каналларына сәяхәт оештырды. Һәр ике журналның да битләрендә махсус QR-кодлар урнаштырылган. Телефон ярдәмендә шушы кодлар аша басманың YouTube каналындагы видеоматериалларны карарга була.

“Бу чара чын мәгънәсендә балаларга бәйрәм булды.  Беренче класска баручы балаларга шундый игътибар күрсәтүләре өчен „Татмедиа“ җитәкчеләренә зур рәхмәт. Бу очрашу улымның күңелендә калачак”, – ди “Сабантуй” журналы хезмәткәре Аида Яруллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев