Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тавык нигә суда йөзә алмый?

Имештер, кайчандыр элек тавыкның тәпие дә каз-үрдәк тәпие кебек бармак аралары ярылы булган да шуңа күрә күлдә бик шәп йөзгән, ди, бу. Үзе һаман мактана:- Мин шәп йөзәм дә мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт,...

Имештер, кайчандыр элек тавыкның тәпие дә каз-үрдәк тәпие кебек бармак аралары ярылы булган да шуңа күрә күлдә бик шәп йөзгән, ди, бу. Үзе һаман мактана:


- Мин шәп йөзәм дә мин шәп йөзәм! Кыт-кыт-кыт, миннән оста беркем юк! - ди икән.


Үрдәкнең моңа бик ачуы килгән:


- Әйдә, алай булса ярышабыз, -дигән. Тавык әйткән:


- Әйдә!


Үрдәк шуннан бер хәйлә уйлаган. Күлдәге бер кысланы тоткан да әйткән:


- Син су астыннан бар да шул тавыкның бармак араларының ярысын үзеңнең кыскычың белән ерткала, шулай итмәсәң, мин синең үзеңне чукып йотам!


Кысла шулай итеп тавыкның бармак араларын ерткан да, суда йөзүдә үрдәк беренче урынны алган, ди.


Шуннан мактанчык тавык суда йөзә алмыйча коры җирдә тырманып тамак туйдырырга калган, ди. Алай да мактануның һаман да кимен куймый, бер күкәй салса да:


- Кыт-кытак, йомырка салдым, эзләп тап! - дип, йорт күтәреп җырлый икән.


kury_kurica_pticy_54231344362

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев