Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Теләче яшьләре “Буяулы бәйрәм” уздырганнар

Теләче районы ял паркында Яшьләр көне уңаеннан Холи бәйрәме, ягъни Буяулы фестиваль уздырганнар. Яшьләр бер-берсенә буяу ыргытып күңел ачкан. Бу хакта районның “Олимп” үзәге хәбәр итә.Буялып бетсәләр...

Теләче районы ял паркында Яшьләр көне уңаеннан Холи бәйрәме, ягъни Буяулы фестиваль уздырганнар. Яшьләр бер-берсенә буяу ыргытып күңел ачкан. Бу хакта районның “Олимп” үзәге хәбәр итә.


Буялып бетсәләр дә, бәйрәмне биш яшьлек балалар да, үсмерләр дә яратып кабул иткән. “Быел беренче тапкыр оештырдык. Хәзер яшьләр арасында җете чаралар үткәрү популяр бит. Без дә Яшьләр көнен үзенчәлекле итәргә булдык. Дискотека барышында алар бер-берсенең киемнәренә, битләренә буяулар ыргытып шаярышты. Буяу дигәнең, төрле төстәге пудралар. Аны бетереп азапланырга кирәкми, ул киемдә бик җиңел юыла”, – ди Теләче районының “Олимп” яшьләр үзәге белгече Альбина Вәлиева.


Актив, тырыш яшьләргә Рәхмәт хатлары, ГТОның алтын билгеләре тапшырылган. Ә үзешчәннәр матур итеп концерт куйган. Авыл яшьләренә командаларга бүленеп, футбол уйнарга җай чыккан. Республика хәрби комиссариатыннан килгән вәкилләр егетләрне контракт нигезендә хезмәт үтү тәртибе белән таныштырган. Районда яшьләр көне кызыклы да, файдалы да узган.


Холи – Һиндстанда язын уздырыла торган “Буяулар” бәйрәме. Бу көнне кешеләр бер-берсенә дару үләннәреннән ясалган төрле төстәге порошоклар сибешәләр. Холи бәйрәме дөньяны изгелек, тынычлык, бәхет төсләренә буяуны символлаштыра. Төрле төсләргә кергән кешеләр рәхәтләнеп, көлешеп күңел ача. Никадәр күбрәк төсләргә манчыласың – сиңа шулкадәр бәхет явачак дигән ышану бар.


1280x1024_416
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев