Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Теләчедә көрәш дөрес юлда: батырларын барлыйлар (ФОТО)

Теләченең яшь көрәшчеләренә тагын бер батыр якташлары – Сауш авылында туып-үскән Расих абыйлары белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Районның “Батыр” спорт комплексында спорт остасы, күп Сабан т...

Теләченең яшь көрәшчеләренә тагын бер батыр якташлары – Сауш авылында туып-үскән Расих абыйлары белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Районның “Батыр” спорт комплексында спорт остасы, күп Сабан туйлары батыры Расих Габдрахманов призына малайлар арасында – көрәш, ә кызлар арасында билбау көрәше буенча тәүге турнир оештырылды. Моннан утыз еллар чамасы элек район данын үсмерләр арасында яклаган көрәшче бүген үз дәвамчыларын мәртәбәле кунаклар рәтендә күзәтте...

Расих абый, диләр – шунысы күңелле


Теләчедә “Батыр” спорт комплексында иң зур уңышларга ирешкән көрәшчеләрен хөрмәтләп, аларның рәсеме төшерелгән һәм уңышлары язылган Дан әләмен күтәрүне гадәткә керткәннәр. Иң беренче булып Теләченең легендар көрәшчеләре – Наил Хәмидуллин әләме үз урынын алды. Аннан соң чират Фоат Шәйдуллин, Сәгыйть Гыйниятуллин, Раил Нургалиев, Илдар Гыйниятуллин, Рамил Корбанов кебек батырларга җитте. Бүген алар янында  Расих Габдрахманов хөрмәтенә Дан әләме дә күтәрелде.
Мәктәп елларында көрәш белән мавыга башлый Расих Габдрахманов. Районда җиңүчеләр арасына күтәрелә, яшьләр арасында Теләченең җыелма командасы составыннан чыкмый да диярлек. Студент елларында танылган остаз Марат Әхмәдиев кул астына килеп эләгә Расих, зур уңышлары да шул тренер исеме белән бәйле.
– Шушы балалар кебек кайчандыр үзем дә келәмгә тәүге адымнарымны ясаганым хәтердә, – дип сөйләде безгә 2000 елда республикакүләм ярышта легендар көрәшче Айрат Гыйлаевка гына оттырып, спорт остасы исемен яулаган Расих Габдрахманов. – Бала спортның нинди генә төре белән булса да шөгыльләнергә тиеш икән ул. Бүген әти кеше буларак шуны яхшы аңлыйм. Аларны начар гадәтләрдән йолып калуда, компьютер әсирлегеннән коткаруда өлеше зур аның. Шуңа да балалар арасында турнир оештыру эшенә бик теләп алындым. Балалар көрәш юлын сайлаган икән, аларга көрәшергә дә мөмкинлекләр күп булырга, малайлар көрәшеп үсәргә тиеш.

...2001 елда туган һәм кече яшьтәгеләр арасында уздырылды турнир. Быел аны район күләмендә генә уздырырга булганнар. Алдагылары тагын да киңрәк масштаб алырга мөмкин икән. Төп оештыручы шундыйрак фикер белдерде. Ә быел район чикләреннән чыкмауны турнирның үз җирлекләрендә кыйммәтен арттыру өчен яхшы, дип аңлаттылар. Тәүге турнирның тәүге җиңүчеләре Теләченеке булу начар мени?!
Көрәшчеләр бүген Расих абыйларының исемен телдән төшермәде. Бүләк отучылар бу исемне әле киләсе турнирга кадәр истә тотачак. “Расих абый, дип әйтүләрен ишетү күңелле”, – ди танылган көрәшче үзе дә. Без дә сөендек. Димәк, батырлар исемен онытмауда Теләчедә тагын бер зур эш башкарылды.
https://www.instagram.com/p/BqRmQlxgHoG/?utm_source=ig_web_copy_link
Улы – көрәшә, әтисе күзәтә
Кем ничектер, мондый бәйгеләрдә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфта укучы малайлар көрәшкәнен яратам. Теләчедә җырчы Салават призына уздырыла торган ярышта күргәннән соң, “орчык батырлар”, дип атый башладым үзләрен. Андыйларның көрәшүен күрү тагын да күңелле. Чөнки арада әтиләре данлыклы көрәшчеләр булганнары да шактый. Илдар Гыйниятуллин, Илдар Мараков, Айрат Зиябиев, Зөлфәт Ибраһимов... Бүген келәмдә инде уллары тәүге адымнарын ясый. Әнә, мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында финалда Адель Ибраһимов белән Ильяс Мараков бил алыша. Келәм читендә уллары өчен борчылган әтиләр шәйләнә – бер якта Теләче пәһлеваны Зөлфәт Ибраһимов үз-үзенә урын таба алмый, икенче читтә Илдар Мараков тынгысызлана. Әлегә Адель җиңү шатлыгын татый. Беренче җиңүе булмавына, Ильясның да батыр калачагына өметләнәбез. Зур мәйданнарга илтә торган юллар шулай салына ул.

Теләчедә легендар көрәшчеләргә алмашлар киләчәк. Турнирда 11 мәктәптән 131 көрәшче бил алышты. “Көрәш мәктәбе көчле, – ди районның спорт мәктәбе директоры Динар Гыйниятуллин. – Балаларны көрәшкә 8 тренер өйрәтә”.
Ә эш нәтиҗәләре келәмдә күренә. Расих Габдрахманов оештырган турнирга иң зур әзерлек белән Теләче мәктәбе укучылары килгәнлеген күрдек. Алар – беренче. Баландыш командасы – икенче, Олы Мәтәскә мәктәбе көрәшчеләре өченче булды.

Тәүге турнирның чемпионнары – Адель Ибраһимов (Теләче, мәктәпкә кадәр), Ибраһим Хәйретдинов (Баландыш, 25 кг), Раил Тимербаев (Баландыш, 28 кг), Ислам Зиябиев (Олы Мәтәскә, 32 кг), Рамил Антонов (Теләче, 36 кг), Наил Шакиров (Баландыш, 40 кг), Әнәс Галиуллин (Иске Җөри, 45 кг), Марсель Дәүләтшин (Югары Кибәхуҗа, 50 кг), Илмир Галәветдинов (Олы Нырсы, 55 кг), Илгиз Галимов (Кукмара, 60 кг), Инзил Ибраһимов (Теләче, 65 кг), Асаф Закиров (Олы Мәтәскә, 70 кг), Эмиль Мәүлин (Теләче, 75 кг), Руслан Котников (Теләче, 80 кг), Багир Зарипов (Теләче, авыр үлчәү).
Кызлар арасында билбау көрәшендә җиңүчеләр: Жасмин Гыйниятуллина (Теләче, 28 кг), Дилбәр Гыйниятуллина (Олы Мишә, 35 кг), Алсу Фәләхова (Теләче, 55 кг), Гүзәлия Гыйниятуллина (Теләче, авыр үлчәү).
 
  

Фәрит САЛИХОВ


Илназ Мөхәрләмов фотолары


 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев