Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Теш пастасы... тешләр өчен генә түгел

Теш пастасы белән тап бетереп, өй кирәк-яракларын, бизәнү әйберләрен чистартып була. Иң мөһиме – абразив кисәкчекләр булмаганын сайларга.1. Бизәнү әйберләрен ялтыратуЗәркән эшләнмәләрен теш пастасы һә...

Теш пастасы белән тап бетереп, өй кирәк-яракларын, бизәнү әйберләрен чистартып була. Иң мөһиме – абразив кисәкчекләр булмаганын сайларга.
1. Бизәнү әйберләрен ялтырату

Зәркән эшләнмәләрен теш пастасы һәм чүпрәк (йомшак теш щеткасы да ярый) ярдәмендә чистартуы бик җиңел. Ахырдан су белән юып төшерергә һәм сөртеп җибәрергә генә кирәк.
2. Үтүк чистарту

Тора-бара үтүктә таплар яки эзләр калырга мөмкин. Аларны бетерү өчен, үтүк өслегенә теш пастасы сылап, берникадәр вакыт тотарга кирәк. Аннары юеш чүпрәк белән сөртеп алына. Моны эшләгәндә, үтүк утка тоташкан булырга тиеш түгел.
3. Ковердагы тапларны бетерү

Тапка паста сөртеп куегыз. Бераз вакыт үткәч, юып төшерегез. Юа торган суырткычыгыз булса, тапка паста сыланган урынны аның белән дә чистартып алырга мөмкин.
4. Машина фараларын чистарту

Фаралар пыяла булмаса, теш пастасы сөртеп, чүпрәк белән ышкыгыз. Аннары юып алыгыз.
5. Телефон экранындагы кырылган урыннарны бетерү

Йомшак тукымага яки мамыкка бераз гына паста сылагыз. Шуның белән түгәрәк буенча хәрәкәт ясап, җайлап кына экранны ышкыгыз. Бераз дымлы чүпрәк белән калган пастаны чистартып бетерегез.
6. Маркер, фломастер эзләрен юк итү

Өстәлгә, идәнгә, йорт җиһазларына маркер, фломастер белән язылганны да теш пастасы бик яхшы бетерә. Моның өчен юеш губкага бераз паста сөртеп, таплы урынны ышкыйлар.
7. Кулдагы начар исләрдән арыну

Балык әзерләгәннән яки суган тураганнан соң кулда калган исләрне кайвакыт сабын белән дә бетереп булмый. Сезгә теш пастасы ярдәмгә килер. Аны кулга сөртеп, берничә минут тотарга һәм юып төшерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев