Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тиз йоклап китү һәм тиз уяну өчен берничә киңәш

Көз-кыш айларында еш кына көне буе йокы килеп йөри, ә төнлә йокысызлык интектерә. Бу - төннең озынаюы, иртәләрнең караңгы булуы белән бәйле.Йокы туйсын өчен нишләргә соң? Йокы бүлмәсе бераз салкынча,...

Көз-кыш айларында еш кына көне буе йокы килеп йөри, ә төнлә йокысызлык интектерә. Бу - төннең озынаюы, иртәләрнең караңгы булуы белән бәйле.

Йокы туйсын өчен нишләргә соң?

  1. Йокы бүлмәсе бераз салкынча, караңгырак булсын. Ятар алдыннан телевизор, компьютерны кабызмау хәерле. Алар йокы вакытын ала һәм режимны да боза.

  2. Йокы алдыннан кофе, чәй эчмә, 2,5-3 сәгать кала ашама.

  3. Йокы һәм уяну режимын булдыр. Ял көннәрендә дә бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта торырга өйрән.

  4. Йокы алдыннан саф һавада йөреп алу файдалы булыр.

  5. "Йокы ритуалы"ң булсын. Әйтик, көн саен берәрсенә шалтыратып, тыныч йокы теләргә яки матур смс язып җибәрергә була. 10-15 минут көндәлек язуны да гадәткә керт. Бер-ике атна шулай кабатласаң, организм моны йоклап китәр өчен бер сигнал буларак кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев