Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тәмле "Сөтле коржик" пешерәбез - рецепт

Балалар ярата торган йомшак һәм баллы "Сөтле коржик"ны өйдә дә бик җайлы гына пешереп була. Кибетнекенә караганда күпкә тәмлерәк була! РецептИнгредиентлар (10 данәгә):Он - 400 гШикәр комы - 200 г...

Балалар ярата торган йомшак һәм баллы "Сөтле коржик"ны өйдә дә бик җайлы гына пешереп була. Кибетнекенә караганда күпкә тәмлерәк була!

 

Рецепт
Ингредиентлар (10 данәгә):


Он - 400 г
Шикәр комы - 200 г
Ак май - 100 г
Йомырка - 1 шт.
Сөт - 80 мл
Разрыхлитель - 0,5 чәй кашыгы

Әзерләү тәртибе:


1) Өстәлдә торып бераз йомшарган ак майны шикәр комы белән күпертәбез.
2) Йомырка, сөт һәм разрыхлитель кушып тагын болгатабыз.
3) Он кушып йомшак кына камыр басабыз.
4) Камырны 7-10 мм калынлыкта җәябез.
5) Махсус форма булса - шуның белән, булмаса берәр металл савыт белән кисәбез. Тарталеткалар ясый торган форма да ярый.
6) Табага пергамент кәгазе җәябез. Духовканы 180 градуска кадәр җылытабыз.
7) Табага коржикларны тезәбез. Духовкага 15 минутка гына тыгабыз. Кырыйлары кызара башлауга - алабыз.
Иң мөһиме -  озак тотмаска - катып китеп печеньга әйләнергә мөмкин.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев