Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туңдырма тарихыннан

Олысы да, кечесе дә яратып ашаган татлы ризык - туңдырма иң элек Борынгы Кытайда барлыкка килә. Ап-ак кар, боз, әфлисун, лимон кисәкләре, гранат бөртекләре... Моннан биш мең еллар элек туңдырма әнә шу...

Олысы да, кечесе дә яратып ашаган татлы ризык - туңдырма иң элек Борынгы Кытайда барлыкка килә. Ап-ак кар, боз, әфлисун, лимон кисәкләре, гранат бөртекләре... Моннан биш мең еллар элек туңдырма әнә шундый була. Соңыннан туңдырылган җимеш сутлары киң кулланылыш ала. Ул вакытта суыткычлар булмый, билгеле. Рим императоры Неронның хезмәтчеләре татлы ризык әзерләү өчен Альп тауларыннан кар ташыган. Бозлы сутның рецептын Кытайдан Европага итальян сәяхәтчесе Марко Поло алып кайта. 13 нче гасырда була бу хәл. Итальяннар лимон сутыннан татлы-бозлы шарчыклар эшли башлый.
Туңдырма тарихындагы зур яңалык француз Тортони исеме белән бәйле. Ул беренчеләрдән сөт, шикәр, ванильдан әзерләнгән кремны туңдырырга өйрәнә. Башта бу десерт Париждагы иң яхшы кафеда гына бирелә. Халык туңдырманы шулкадәр ошата ки, 1676 нчы елда ул шәһәрнең 250 кафесында иң популяр ризык була. Русиядә кар базында суытылган сөткә шикәр, бал салып эчү гадәте электән килә. Ә туңдырма өстәлгә беренче тапкыр 18 нче гасырда, дәүләт белән Екатерина 2 хакимлек иткәндә куела.
1840 нчы елларда инглиз Томас Мастерс туңдырма ясый торган машина эшли. Әлеге корылма бер үк вакытта массаны туглый, суыта һәм туңдыра алган. Аның башлангычын америкалы Джебок Фуссел дәвам итә һәм 1851 нче елда Балтимор шәһәрендәге дөньядагы беренче туңдырма фабрикасын ача. Безнең илдә беренче туңдырма предприятиесе 1937 нче елның 4 нче ноябрендә сафка керә. Катгый таләпләр буенча, консервантлар, үсемлек майлары кушмыйча ясалган салкын ризык искиткеч тәмле була. Совет туңдырмасы хәтта чит илләрдә дә иң затлысы санала. 1990 нчы еллардан туңдырманың тәме үзгәрә, чөнки аңа куертылган сөт, үсемлек мае, тәмләткечләр, буяулар куша башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев