Тукай рухы — ядкәрләрдә

Казан шәһәрендәге Г.Тукай әдәби музеенда «Тукай рухы — ядкәрләрдә» дип аталган республика иҗади әдәби эшләр бәйгесе башланып киткән. Ул бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына – 135 ел, Г. Тукай әдәби музее оешуга 35 ел тулуга һәм 2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүгә багышлана.
Бәйгенең шартлары буенча, шагыйрьнең Г.Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә (түбәтәй, юл кәрзине, карандаш савыты, җиң каптырмалары, фаянс тартмачык, кара савыты, сөлге) багышланган язмалар булырга тиеш. Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телендә уздырыла. Иҗади эшләр 2021 елның 1 апреленә кадәр tukay1986@bk.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Ә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы апрель аенда Г.Тукай әдәби музеенда уздырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.
-
«Сәләт» – ул кайтасы килгән урын» Биләрдә «Сәләт» форумының алтынчы сменасы тәмамланды.