Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукайлы “Сабантуй”

Апрель – Тукай ае. Шуңа да “Сабантуй” журналы редакциясе бөек шагыйребезгә багышланган махсус сан әзерләде.

Апрель – Тукай ае. Шуңа да “Сабантуй” журналы редакциясе бөек шагыйребезгә багышланган махсус сан әзерләде.

Яңа санның Тукайлы булуы тышлыктан ук күренә. “2QAY (Тукай) крокодилы” дип аталган өстәл уенын дуслар белән бергә җыелгач уйнарга мөмкин. Габдулла Тукай әсәрләрен кем яхшырак белә икән? Сынап карагыз әле! Тукайның тормыш юлы белән кем таныш? Мактанырга ашыкмагыз! Ә инде Г.Тукай әдәби музее хезмәткәрләре әзерләгән махсус тестны үтә алсагыз, мактансагыз да була!

“Канатлы ат” сәхифәсендә – булачак шагыйрьләр иҗаты. Маһир рәссам-укучылар ясаган рәсемнәр белән бизәлгән бу сәхифә. Нәкъ Тукай хыялланганча!

“Балачак әдипләре” сәхифәсе исә Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның “Фәридә кошы” хикәясе белән таныштыра.

Хәтта уеннар да Тукай белән бәйле бу санда! Уйный-уйный, шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын искә төшерү яки өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек!

Журналдагы өч зур яңалык турында да белми калмагыз! Беренчесе мондый: хәзер “Сабантуй” журналы өчен комиксларны балалар үзләре әзерли! Бу санда “Иннополис мәктәбе” укучысы Алена Бортникованың “Елан белән тычкан” комиксын күрә аласыз. Үзегез дә комикс ясарга оста булсагыз, иҗади эшегезне “Сабантуй” журналы редакциясенең электрон почтасына җибәрергә кирәк. Иң яхшы эш авторы ел ахырында график планшет белән бүләкләнәчәк.

Икенче яңалык: журналда шулай ук балалар үзләре әзерли торган “Ачык хат” сәхифәсе барлыкка килде. Биредә укучылар өлкәннәргә туры бәреп әйтергә курка яки ояла торган темаларны ачык хат итеп яза.

Ә өченче яңалыгыбыз – “тәмле”. Яңа “Тәмлетамак” сәхифәсе! Хәбәрчебез төрле ризыклар әзерләргә өйрәнә һәм сезне дә өйрәтә!

Инде “Сабантуй” журналының яңа санын тизрәк укыйсыгыз киләме? Көтегез! Бик тиздән һәр язылучыга килеп җитәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев