Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Туристлар Казаннан нәрсәләр алып китә икән?

Татарстанның иң яхшы туристлык сувенирын сайладылар.Конкурс җиңүчеләре «Иң яхшы туристлар сувениры» статусын реклама максатында куллану хокукына ия. Дизайнер, күн мозаикасы остасы Алсу Мөсәвированың “...

Татарстанның иң яхшы туристлык сувенирын сайладылар.


Конкурс җиңүчеләре «Иң яхшы туристлар сувениры» статусын реклама максатында куллану хокукына ия.




“Бу минем өчен яңа кызыклы модельләр иҗат итәргә стимул булды. Алга таба да тырышып эшләргә сүз бирәм,” дип язган Алсу үзе бу җиңүе турында социаль челтәрләрдәге битендә.

Исегезгә төшерәбез: сентябрь башында Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеген һәм кәсепчелеген үстерү үзәге «Татарстан Республикасы туристлар сувениры» ачык конкурсын игълан иткән иде.
Конкурс Татарстан Республикасы Халык сәнгати һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге палатасы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшкуарлыкны үстерү департаменты, “Казан ярминкәсе” ачык акционерлык җәмгыяте, Казан шәһәренең Туристлык-мәгълүмат үзәге, Татарстан Республикасы туристлык үсеше үзәге, Татарстан Республикасы туристлык агентлыклары ассоциациясе, “Татарстан Республикасы экскурсоводлар гильдиясе” ассоциациясе ярдәменә таянып үткәрелде.

Конкурсның беренче турына 750 гариза кабул ителеп, жюри эше буенча өченче турга 57 эшләнмә узган. Болар - СМС тавыш бирү белән сайлап алынган эшләр.

Конкурс җиңүчеләре, нигезләмә буенча, 50 мең сум премиягә һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы туристлар сувениры” статусын үз этикеткаларында, төргәкләрендә һәм реклама максатларында куллану хокукына ия булалар.

Конкурс номинацияләре буенча җиңүчеләр:
«Этнография сувениры» - Алсу Мөсәвированың “Шәһәр йөрәге” нәни сумкасы;
«Гастрономия сувениры (ашамлык)» - Наилә Мәсгутованың “Татарстан күчтәнәче” – кәрәзле бал;
«Шәһәр һәм туристлар маршруты сувениры» - «Караван подарков» ҖЧҖның «Казан автобусы» магниты;
«Музей сувениры» - Елена Дәүләтшинаның «Болгар мотивлары буенча» чынаяк-касәсе;
«Сувенир - уенчык» - Елена Крюкованың «Шуралешик» сыбызгысы;
«Төргәк продукциясе» - ИП Кислицина шәхси эшмәкәренең чәк-чәк һәм түбәтәй тартмалары.

Чыганак: "Татар- информ"нан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев