Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Төзүчедән сора!

Яшь татарстанлыларны шул исемдәге балалар бәйгесендә катнашырга чакыралар.

Яшь татарстанлыларны шул исемдәге балалар бәйгесендә катнашырга чакыралар. Әлеге бәйге инде бишенче тапкыр үткәрелә. Анда катнашучылар, ягъни төзелеш тармагы белгечләренә сорау бирүче балалар, меңнән арткан. Бәйгенең максаты – балалар һәм үсмерләр арасында төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру. Конкурста 6 яшьтән 14 яшькә кадәр балалар катнаша ала.

Бәйгене оештырырга Россиянең Төзелеш министрлыгы, иҗтимагый төзелеш оешмалары һәм тармакны үстерү институтлары ярдәм итә. Чара Россиядә «Балачак унъеллыгы» кысаларында үткәрелә торган чаралар планына кертелде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, иң яхшы сорауларга Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин һәм Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин җавап бирәчәк.

Бәйгедә катнашу өчен текст рәвешендә яки видеосораулар кабул ителә. Аларны жюри түбәндәге номинацияләр буенча бәяли:

1. Иң үзенчәлекле текст рәвешендәге сорау;

2. Иң үзенчәлекле видеосорау;

3. Төзелеш тарихы турында иң яхшы сорау.

Сораулар 2022 елның 20 июленә кадәр конкурсның рәсми бите аша:  http://я-строительбудущего.рф/konkurs. бүлегендә кабул ителә.

Бәйгегә нәтиҗә август башында ясалачак. Җиңүчеләр төзүчеләр көнен бәйрәм итү вакытында бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев