Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Укымасаң да була

8 сентябрьдә гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, башка белем бирү оешмаларында алган чиреклек билгеләрне гади мәктәпкә “күчерергә” була.

Сәнгать яки спорт мәктәпләрендә белем алучыларга гади мәктәптәге музыка, рәсем яки физкультура дәресләренә йөрмәскә дә була. Әлбәттә, мәктәп җитәкчелеге рөхсәт бирсә. 8 сентябрьдә гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, башка белем бирү оешмаларында алган чиреклек билгеләрне гади мәктәпкә “күчерергә” була. Моның өчен баланың әти-әнисенә мәктәп җитәкчелеге исеменә гариза язарга кирәк. Гаризага укучының өстәмә белем бирү оешмасында укуын дәлилләүче документларны теркәү сорала. Мәктәп, кирәк санаган очракта, баланы тизләтелгән программа буенча укытуга күчерергә яки бөтенләй дәресләрдән азат итәргә хокуклы. Дөрес, уку йорты әти-әниләрнең гаризасын кире кагарга да мөмкин. Бу карар, шулай ук, дәлилләнгән булырга һәм гаризаны кабул иткәннән соң өч көн эчендә чыгарылырга тиеш.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев