Вәсилә Фәттәхованың кызына 1 яшь [фото]

"Туган як" җырының башкаручысы, күпләрнең яраткан җырчысы Вәсилә Фәттәхова кызына  1 яшь тулды.
Кызганыч, әлеге матур мизгелләрне җырчы ханым үзе күрә алмый: каты авырудан соң ул 26 гыйнвар көнне арабыздан китте.
Камиләне җырчының тормыш иптәше Илгиз, туган-тумачалары карап үстерә. «Камилә 100 процент әнисенә охшаган! Бәлки тора-бара үзгәрер, кемгә охшавын әйтергә әле иртәрәк тә. Әмма карашлары гел әнисенеке инде! Үзем дә аның Вәсиләгә охшавын телим», – дигән иде кызчык турында Илгиз Гәбдерәкыйпов.
 

 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: