Яңа бәйге: «Мультфильм герое»

Дустым, сизәсеңме, җәйгә дә күп калмый. Ә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Бу бәйрәмне могҗизалар дөньясында – мультфильм геройлары арасында үткәрергә телисеңме? Моның өчен:
1.«Союзмультфильм» героеның рәсемен яса.
2. 1 нче майга кадәр әлеге рәсемне һәм «Сабантуй» журналына 2022 нче елның икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен sabantui@bk.ru адресына җибәр.
Иң яхшы ун эш авторын бәйрәм көненә Казандагы «СоюзМультПарк» аттракционына чакырырбыз. Барлык катнашучылар дипломнар белән бүләкләнәчәк!
Бәйгедә 7-13 яшьлек балалар катнаша ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.