Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа мәктәп төзелә

Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.

Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак. Тагын бер мәктәп төзелеше 2022 елда дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. Социаль объектлар «Торак һәм шәһәр мохите», «Демография» һәм «Мәгариф» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.

 Казанның Киров һәм Совет районнарында "Салават купере" һәм "Арт сити" торак комплексларында 1224 һәм 1551 урынлы ике гомуми белем бирү мәктәбе төзелә. Н. Ершов урамында мәктәп төзелеше 2020 елда башланган, аны 2021 елда тапшырырга планлаштыралар.

 

Фото Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев