Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа уку елын «Сабантуй» белән каршы алсаң...

«Сабантуй» журналының сентябрь санына күзәтү

 

Яңа уку елын ничек каршыласаң, ул шулай дәвам итә, диләр. Сентябрьне «Сабантуй» журналы белән каршы алган балаларның укулары гөрләп барачак.

Беренчедән, журналның яңа санында һәр язылучыга бүләк – китап кыстыргычы бар. Сер итеп кенә әйтәбез, аны шпаргалка урынына да файдаланырга була. Чөнки әлеге кыстыргычка иң кирәкле кагыйдәләр җыелган. Моннан тыш, журналның тышлыгына тагын өч китап кыстыргычы урнаштырылган.

Икенчедән, «Сабантуй» журналының сентябрь санын укучылар кеше организмы турындагы бөтен сорауларга да җавап беләчәк.  «Кешенең баш миендә бер квадриллион байттан артык мәгълүмат саклана! Бу – якынча 26 мең телефон хәтере кадәр! Телефонның хәтерен чистартып торырга кирәк. Ә баш миен ничек чистарталар икән?» Кызыкмы? Җавапны журналдан эзләгез!

Уку елын «Сабантуй» белән башлау өчен өченче сәбәп: шигырь-хикәяләр иҗат итәргә, рәсем ясарга яратучы укучылар биредә үзләренең иҗат җимешләрен күрә ала. «Комикс», «Канатлы ат» сәхифәләре нәкъ менә шундый иҗади укучылар өчен.

Дүртенчедән, «Сабантуй»ның видеоларын хәзер YouTubeта гына түгел, Tik-tokта да карарга мөмкин. «Малайларга» һәм «Кызларга» сәхифәләрен укыганда, QR-код аша узып, видео карап алырга да онытмагыз!

«Сабантуй» ял иттерә дә белә әле! Мондагы мавыктыргыч бирем һәм уеннар белән һәр тәнәфес бәйрәмгә әвереләчәк! Хәер, тәнәфес кенәме соң?!«Сабантуй» журналы белән һәр көн бәйрәм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев