Яңгыр галәмәтләре

Соңгы вакытта яңгырлар да ешаеп китте әле. Булмаса, без аның явуын, көчле яңгырлар вакытында, хәвеф-хәтәрсез үтеп китүен телибез. Ни дисәң дә, ул – табигать өчен кирәкле явым-төшем. Яңгыр белән бәйле кызыклы мәгълүмат та шактый.

– Планетабызда иң коры урын – Антарктидадагы Коры дала. Анда инде миллион еллар явым-төшем булганы юк.
– Җир шарында яңгыр иң күп ява торган урын – АКШдагы Вайелеале тавы.

– Иң зур тамчы 6-7 миллиметр була ала. Ләкин бик зур тамчылар җиргә төшеп җитми, һавада чакта ук вак кисәкләргә тарала.


–​ Салават күперен яңгыр яуганда гына күреп була.
–​ Елъязмаларга караганда, 1209 елда көнбатыш Европада яңгыр туктамыйча 2,5 ай тирәсе (20нче майдан-9нчы августка кадәр) ява.

–​ Яңгыр Җирдә генә түгел, Титан спутнигында да ява. Ләкин ул судан түгел, сыек метаннан тора.


–​ Нидерланд һәм Бельгия иң яңгырлы илләр дип санала.
–​ Таиландта яңгыр күбрәк төнлә ява.

–​ Иң явым-төшемле шәһәр – Һиндстандагы Черапунджи шәһәре.


–​ Португалиядә яңгыр яву эшкә соңга калу сәбәбе була ала.
–​ АКШның Огайо штатындагы Уайнсберг шәһәрендә инде йөз елдан артык һәр җәйне, 29 июльдә яңгыр ява икән.

–​ Пара шәһәрендә кешеләр сәгатьләрен яңгырга карап тикшерә. Чөнки анда яңгырлар көн саен бер үк вакытта ява, ди.


–​ Угандада яшәүчеләрне яшенле яңгыр белән куркытып булмый. Чөнки бу илдә андый явым-төшем елга 250 тапкыр кабатлана.

–​ Коры Ботсвана шәһәрендә кешеләр яңгыр теләп, пула, ягъни яңгыр сүзе белән исәнләшә. Аларда акча берәмлеге дә шушы исемдә йөри.

–​ Бик сирәк кенә кешеләрдә яңгырга аллергия очрый. Ул яңгыр суындагы бактерияләр белән бәйле.


–​ Ел саен Җиргә 519 триллионов тонна су ява.
–​ Бик эссе чүлләрдә яңгыр суы җиргә төшеп җиткәнче үк кабат парга әйләнә.

–​ Иң зур боз кисәкләре 1986 елның 14нче апрелендә Гопалгандж шәһәрендә ява. Аларның авырлыгы 1 кг тирәсе була.



–​ Ук ярышы вакытында яңгыр ява берзаман. Укчылар ерак булмаган ашханәдә ышыкланып, мишеньгә ук атуларын дәвам итәләр. Дартс уены шул рәвешле килеп чыга дип санала.
–​ Бервакыт америкалы радиостанция хуҗасы яңгыр астында кала. Шуннан соң ул радиода тәүлеккә берничә тапкыр һава торышын хәбәр итә торган яңа сәхифә булдыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Нурисә Мөхәмәтова шигырьләре «Шигырьләр язу – минем студент чорларыннан ук калган бер шөгылем. Укып чыгып мәктәптә белем бирә башлагач та бу гадәтемне ташлый алмадым».
    100
    0
    0