Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

"Ярдәм" мәчетендә кызлар өчен мөселман лагере ачылды

15 августта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә кызлар өчен мөселман лагере ачылды. Анда бүгенгә 15 кә якын кыз җыелган. Бу хакта  “Ярдәм” мәчете каршындагы сукырларны...

15 августта Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә кызлар өчен мөселман лагере ачылды. Анда бүгенгә 15 кә якын кыз җыелган. Бу хакта  “Ярдәм” мәчете каршындагы сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, 8 яшьтән 15 яшькә кадәрге кызлар лагерьда иртәнге сәгать 8 дән көндезге 13 кә кадәр була. “Мондый лагерьлар балаларның дини белемен күтәрү, сәламәт, белемле, җаваплы буын тәрбияләү максатын күздә тота”, дип белдерде Мәликә ханым. Ул мөселман кызларының лагерьда Ислам нигезләрен, әхлаклылык, этика кагыйдәләрен, Коръәнне һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлын өйрәнүен әйтте. Шулай ук намазга басу тәртибенә өйрәтү дәресләре дә үткәрелә.
Мәликә Гыйльметдинова кызлар өчен бу лагерьның беренче тапкыр оештырылуын әйтте. “Бүгенгә 15 кыз җыелды. Әле тагын килүләре көтелә”,  дип белдерде ул. Аның сүзләренә караганда, белем дәрәҗәсенә карап, кызларны гыйлем эстәү өчен төрле төркемнәргә бүлгәннәр. Гарәп хәрефләрен белмәүчеләр дә, Коръәнне яттан белүчеләр дә бар ди ул.
Кызларга “Ярдәм” мәчете мөгаллимәләре белем бирә. Финанслау мәсьәләсен мәчет үз өстенә алган. Лагерьда катнашучыларны шәһәр мәчетләренә экскурсияләргә дә йөртү ниятләнә. Лагерь 25 августка кадәр дәвам итәчәк.
Мәликә ханым лагерьга йөргән кызлар өчен ел дәвамында “Яшь мөселман кызы” курсларына йөрү мөмкинлеге тудырылуын да әйтте. Өченче ел оештырыла торган бу дәресләр сентябрь аенда башланачак. Алар һәр чәршәмбе уздырыла. Анда шулай ук тегү, бәйләү дәресләре дә бар.
яп
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев