Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

“Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең” - сәнгатьле уку конкурсы /видео/

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсе балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен сәнгатьле уку конкурсы уздыра.Түбән Кама шәһәре һәм районында “Яттан сөйлә Тукай шиг...

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсе балалар һәм аларның әти-әниләре, әби-бабайлары өчен сәнгатьле уку конкурсы уздыра.
Түбән Кама шәһәре һәм районында “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, Шушы булыр иң зур бүләгең” исемле сәнгатьле уку конкурсы даими уза. Бу елны сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 131 яшь һәм якташ язучыбыз - Халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиевка 70 яшь тулу уңаеннан оештырыла.
Конкурста 5 яшьтән алып иң өлкән яшькә кадәр теләүче һәр кеше катнаша ала. Моның өчен үз репертуарыңа 2 әсәр сайларга кирәк: Габдулла Тукайның шигыре яисә прозасы һәм Разил Вәлиевның шигыре яисә прозадан бер өзек.
Мәктәп программасына кергән әсәрләрне уку хупланмый. Чыгыш татар яисә рус телләрендә һәм 5 минуттан артмаска тиеш.
3 турдан торган матур уку бәйгесенең беренче сайлап алу туры төрле оешмаларда, мәктәп һәм балалар бакчаларында, колледж һәм институтларда инде үтте. Һәр яшь номинациясендә (5-8 яшьлекләр, 9-13 яшьлекләр, 14-19 яшьлекләр, 20 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләр) иң яхшы 3 укучы сайлап алынды.
Бу көннәрдә конкурсның 2нче туры Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә уза. Бүген сөекле шагыйрьләребез Тукай һәм Разил Вәлиевның әсәрләрен мәктәпкәчә яшьтәге балалар жюри каршында сәнгатьле укыды.
Конкурста Түбән Кама шәһәренең 67нче балалар бакчасыннан 6 яшьлек Малик Мотыгуллин да катнаша. Маликны конкурска әзерләүче - татар теле тәрбиячесе Мөһәмәтҗанова Гөлнара Әсгатовна.

Конкурс дәвам итә. Башка номинациядә көч сынаучылар түбәндәге график буенча чыгыш ясаячаклар:
20 март, 13.00 сәг. – 7-8 яшьлекләр
21 март, 13.00 сәг. – 9-13 яшьлекләр
22 март, 13.00 сәг. – 14-19 яшьлекләр
23 март, 13.00 сәг. – 20 яшьлекләр һәм аннан да өлкәнрәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев