Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Яз җитә - витаминнар кирәк чак

Кыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз – организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.Балалар һәм олылар өчен дә туры килә торган киңәшләр:Көн саен сөт ри...


Кыш ахырына якынлаша. Тиздән яз. Ә яз – организмда витаминнар җитешмәгән вакыт. Шуңа күрә туклануга аеруча игътибарлы булырга кирәк.



Балалар һәм олылар өчен дә туры килә торган киңәшләр:
Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.


Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз. Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.
Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп. Б витамины – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай. Кайбер "яңа" ризыкларны ашый башлаганчы, балагызга аллергия бирүе турында шикләнсәгез - башта күп итмичә генә ашап караудан башлагыз.
Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Шуңа күрә синтетик препаратлар, витамин-минераль комплекслар хакында да онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев