Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Өйдә булмаска тиешле 6 әйбер

Балаларга урамда гына куркыныч яный дигән фикердәме сез? Юк шул! Өйдә булганда да бала күп нәрсәдән зыян алырга мөмкин.1) Антибактериаль сабынСабында бактерияләрне үтерер өчен кулланыла торган токсинн...

Балаларга урамда гына куркыныч яный дигән фикердәме сез? Юк шул! Өйдә булганда да бала күп нәрсәдән зыян алырга мөмкин.
1) Антибактериаль сабын
Сабында бактерияләрне үтерер өчен кулланыла торган токсиннар бар. Алар сабый өчен зыянлы. Шуңа да "антибактериаль" дигән язулы продуктлардан саклана күрегез. Иң яхшысы - натураль сабын куллану.
2) Йөткерүдән сироп
Барлык сироплар да диярлек химик һәм агулы матдәләрдән тора: кушылмалар, төскерткечләр, тәмкерткечләр һ.б. Күп кенә балалар өчен чыгарыла торган дарулар бик зыянлы икән. Аларда "куркыныч химия". Шуңа да карамастан, күп кенә ата-аналар балаларын "агулавын" дәвам итә.
3) Һава хушландыргычлар
Аларда канцероген химик матдәләр байтак. Шуңа да өйдә һава хушландыргычлар куллану астма һәм башка авырулар килеп чыгуга китерә.
4) Синтетик витаминнар
Файдалы дип санаган балалар витаминнарының күпчелеген арзан синтетик матдәләрдән ясыйлар. Алар файдага караганда зыянны күбрәк бирә. Цианокобаламин (В12 витамины) кушылган витаминнарны алудан сакланыгыз!
5) Шампунь
Барлык шампуньнарда да канцероген матдәләр бар. Балаларга шампунь сайлаганда игътибарлы булыгыз, арзанга кызыкмагыз.
 
 
6) Судагы фтор
Су каналларында "яшәп яткан" фтор - дөньядагы иң куркыныч агулы матдәләрдән санала. Су белән әлеге матдә балалар организмына да керә. Фторның файдасын күрү өчен, аны билгеле бер күләмдә генә кулланырга яраганлыгын оныттык бугай. Мәсәлән, тешләр тазалыгы өчен аны тешләргә сылыйлар, тик чәй эчкән кебек эчмиләр бит!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев