"Җәйге" шарлотка рецепты

Ни өчен җәйге? Барысы да гади: бу шарлотканың эченә алмадан тыш төрле җиләк-җимеш салып була. Ясарга бик җиңел булса да, бик тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.
Ашыгыз тәмле булсын!

Кирәк булачак: 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 3 күкәй, 2 уртача күләмле алма (шарлоткага әчкелтем алма кирәк) яки җиләк-җимеш, 1 бал кашыгы разрыхлитель яисә аш серкәсе белән сүндерелгән ярты бал кашыгы сода.
Бер савытка 3 күкәйне сытабыз, өстенә 1 стакан шикәр комы салып, бик яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан катнашма икеләтә күбәеп, саргылт төскә керергә тиеш. Аннан соң өстенә 1 стакан он, разрыхлитель салып болгатабыз.+
Шарлотканың эченә алма, чия, карлыган, кура яисә җир җиләге салырга була.
Табаны майлыйбыз, катнашманың яртысын салабыз һәм эчлеген җәябез. Катнашманың калган яртысын салып бетерәбез һәм духовкага куябыз. 40-45 минуттан “җәйге” шарлотка әзер булып, өйгә хуш исләр чыгарачак.
Ашыгыз тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Черкидән саклануның 5 ысулы Җәйнең ямен чебен-черки бетерә. Алардан ничек котылырга? Әлбәттә, махсус спрейлар сиптерергә була. Ләкин алар, еш кына, бөҗәкләргә генә түгел, кеше организмына да зыян китерә. Шуңа күрә халык ысулларына күз салыйк.
-
7 яшькә кадәр бушлай Быелның 22 нче июненнән 7 яше тулмаган балалар шәһәр яны поездларында бушлай йөри башлады.
-
Олимпия чемпионнары 23 июнь – Халыкара Олимпия көне