Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Җәйне «Сабантуй» белән каршыла!

«Cабантуй» журналының май саны дөнья күрде. Яңа сан яңалыкларга бик бай. Тышлыгы да май кояшы кебек балкып тора.

«Cабантуй» журналының май саны дөнья күрде. Яңа сан яңалыкларга бик бай. Тышлыгы да май кояшы кебек балкып тора.

Бу сан – бүләкле. Журналдагы «Язгы сәлам» открыткасын  кисеп алып, дусларга, туганнарга юлларга мөмкин. Аны үз кулларың белән бизәргә, эченә теләкләр язарга да була. Конверт эзләп тә йөрисе юк. Анысын да журналдан кисеп алып, ябыштырып ясарга мөмкин. «Сабантуй» журналы укучылары өчен шундый шәп бүләкне «Хатлар йорты» җитәкчесе Энҗе Садыйкова белән берлектә әзерләде. «Хат язышу традициясен яңарту теләге туды. Телефон аша гына аралашырга күнеккән бүгенге заман баласына хат язышуның тәмен белдерәсе килде. Укучыларыбызга бүләгебез ошар дип өметләнәбез», – ди «Сабантуй» журналы баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова. Энҗе Садыйкова да хатлы элемтәнең бик күп шатлык өләшәчәгенә, яңа дуслар табылуга сәбәп буласына ышана.

Яңалыклар моның белән генә тәмамланмый. Күп кенә укучыларның яраткан сәхифәсе – «Балачак әдипләре»ндә дә яңалык. Элек журналда хикәя, әкиятләр кыскартылып бирелә иде. Май санында басылган хикәяне исә тулы вариантта аудиоязма итеп тыңларга да мөмкин. Гәбдехәй Сабитовның «Чын дәфтәр» хикәясен танылган җырчы, алып баручы Рафил Җәләлиев укый. Димәк, журналны укырга, видеоларын карарга гына түгел, аны тыңларга да мөмкин булачак.

«Балалар иҗаты – һәрвакыт журналыбызның «йөзек кашы», – ди Зилә Хөснетдинова. – Әле күптән түгел генә «Мин комикс ясыйм» дигән бәйге игълан иткән идек. Беренче иҗат җиешләре килә дә башлады. Узган ел Шәвәли сәяхәте белән бәйле комикс балаларга ошаган иде. Бу эшкә укучыларны да җәлеп итәргә булдык. Декабрь аена кадәр һәр теләгән бала үзе комикс ясап редакциягә җибәрә ала. Ә иң уңышлы комикс авторы график планшет белән бүләкләнәчәк».

Бәйге, бүләкләргә  килгәндә, быел алар күп булырга охшап тора. Гыйнвар санында башланып киткән «Милли сәяхәт» бәйгесендә җиңүчегә Мәскәү шәһәренә поездга ике кешелек билет уйнатылса, «Сабантуй»га 2021 елның икенче яртыеллыгына язылучыларның велосипед оту мөмкинлеге бар. Шартлары да җиңел: бары тик 2021 елның икенче яртыеллыгына «Сабантуй»га язылырга һәм язылу квитанциясенең күчермәсен редакция адресына юлларга гына кирәк. Ә 1 июльдә иң бәхетле укучы велосипед иясе булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев