Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Йолдызлар ни өчен җемелди?

Йолдызлар үзеннән-үзе җемелдәми. Хәтта бик ерак йолдыз да, космостан күзәткәндә, җемелдәп күренми. Космонавтлар аларны атмосферасыз Айдан күзәткәндә, яктырта, әмма җемелдәми торган йолдызлар сибелгән...

Йолдызлар үзеннән-үзе җемелдәми. Хәтта бик ерак йолдыз да, космостан күзәткәндә, җемелдәп күренми. Космонавтлар аларны атмосферасыз Айдан күзәткәндә, яктырта, әмма җемелдәми торган йолдызлар сибелгән күкне күрәләр.
Ә менә калын атмосфера "юрганы" белән капланган Җирдә йолдыз яктысының нурлары, җир өстенә килеп җиткәнче, төрле юнәлешләрдә күп тапкырлар "сына".

Ни өчен? Һава массасы бер урында гына тормый, һәрвакыт күчеп тора. Җылы һава - өскә, салкын һава аска юнәлә. Температурага карап, һава яктылыкны төрлечә сындыра. Һаваның тыгызлыгы югарырак катлауга күчкәндә, яктылык интенсивлыгы, ягъни аның яктылыгы үзгәрә; ул я бик яктыра, я тоныклана. Бу үзгәрешләрне фәндә "сцинтилляция" дип йөртәләр. Ә без аны "җемелдәү" дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев